Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Чигү чиктем матур җепләр белән” конкурсына йомгак ясалды

    Март аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы халыкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибарны арттыру, үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтару максатыннан "Илемне саклаучыга - чиккән кулъяулык"...

    Бәйгедә безнең районыбызның чигү осталары да бик теләп каташтылар. Бигрәк тә мәктәп укучылары һәм укытучылары активлык күрсәттеләр.

    12 апрельдә бәйгегә жюри тарафыннан йомгак ясалды. Кулъяулык чигүчеләр арасында жюри әгъзалары 1 урынга Биектау урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы Гүзәлия Шайдуллина һәм Югары Тегермәнлек мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Закирова Назиләнең эшләре лаек дип таптылар. 2 урында Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шәрипова һәм Шетнево Тулуш мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Имаметдинова Язилә чиккән кулъяулыклар, 3 урында Шетнево Тулуш мәктәбе укучылары - Илүзә Фаттахова һәм Зөлфәт Сибгатов лаек булдылар. Зөлфәт - бәйгедә катнашучы бердәнбер егет. Чигү - кызлар эше дип, куркып тормаган ул. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән татар халык мәкале нәкъ менә шундыйлар турында инде.

    "Сабантуй батырына - чиккән сөлгем - минем бүләгем" бәйгесендә исә

    1 урын Балык Бистәсе районы Шомырбаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Елисеевага, 2 урын Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты мөдире Валентина Ефимовага, 3 урын Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сәләхиева Гөлназга бирелде.

    Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынга лаек кулъяулыклар һәм сөлге, шулай ук уңган егетебез Зөлфәт Сибгатов чиккән кулъяулык та Бөтендөнья татар конгрессына республика бәйгесенә җибәрелде. Республика күләмендә җиңүчеләрнең эшләре исә бүгенге көндә Казан шәһәрендә Мәҗит Гафури музеенда (Дзержинский урамы, 27 йорт) күргәзмәгә куелдылар һәм киләчәктә татарлар яшәгән чит илләргә күргәзмәләргә кую өчен бүләк итеп биреләчәк.

    "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы исеменнән бәйгедә катнашучыларга һәм бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткән район мәгариф бүлегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

    Фирдания Әхмәтҗанова,

    "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: