Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Безнең җырлар дөнья иңли

    19, 20 һәм 21 декабрь көннәрендә Төркиянең Эскишехир шәһәрендә "Тюрквижен-2013" халыкара җыр конкурсы старт ала. Дөнья күләмендә үткәрелүче "Евровидение" конкурсына тиңләштерелгән әлеге проектта 28 илдән җырчылар катнаша. Татар эстрадасы йолдызы Алинә Шәрипҗанованың якташларыбыз-шагыйрь Вазыйх Фатыйхов сүзләренә Габдразак Мингалиев иҗат иткән "Үпкәләмим" дигән җыры белән бәйгедә катнашуы безнең өчен зур шатлык,...

    Финалга 12 җырчы сайлап алыначак. Җыр бәйгесе турыдан-туры "Мәйдан ТВ" каналыннан да трансляцияләнәчәк. Аның барышында җырчыга тамашачылар үз тавышларын бирә алалар. Ә без исә үз чиратыбызда Алинәгә чын күңелдән уңышлар, җиңүләр телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: