Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Безнең район үзешчәннәре түгәрәк уенда

    Күптән түгел Ямаш авылы Мәдәният йортында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестиваленең зона туры булып узды.

    Татарларның күпкырлы, үзенчәлекле мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән фестивальдә Балык бистәсе, Теләче,Яшел Үзән, Питрәч, Биектау районнары үзешчәннәре катнашты.
    Каз. Чаллыдан Милена һәм Наталья Новикова (җитәкчеләре С.Новиков), Бирдебәктән "Айбагыр" (җитәкчесе Е. Толстова), Ямаштан "Чишмә" (И. Сафина),Олы Елгадан "Асыляр" (А. Әлмиева),Күгәрченнән "Гәүһәр" (Г. Кәлиева), Кызыл Йолдыздан "Чулпы" фольклор коллективлары чыгыш ясадылар.
    Фестивальнең жюри әгъзалары Балык бистәсе үзешчәннәренең иҗатын югары бәяләде. Шулай ук Юлсубино авыл җирлеге, Ямаш Мәдәният йорты коллективларының фестивалне яхшы оештыруларын билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: