Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Башваткыч”ны Җәвит Шакиров урынына Зөлфәт Зиннуров алып барачак

    Җәвит "Башваткыч" тапшыруыннан китте.

    Ачуланышып, нәрсәдәндер канәгать булмыйча түгел. Ул яктан бар да яхшы, - диде хатыны Зөлфия Шакирова, - Эшен бик яратып, зур җаваплылык белән башкарды. Әмма безнең төп хезмәт, тормыш рәвешебез - гастрольләр, концертлар оештыру бит.

    Җәвиткә авырга туры килә. Барысына да өлгерергә кирәк. Ул шундый кеше, һәммәсен якын алып, зур тырышлык куеп башкара. Бөтен энергиясе, вакыты шуңа китә. Кайчак гастрольләрдән 3-4 көнгә генә кайтабыз да, ул, ял да итмичә, тизрәк "ТНВ"га чыгып йөгерә. Чөнки тапшырулар эшләп калдырырга кирәк. Шул эшкә алынгансың икән, алар графигыннан да тайпылып булмый. Концертлардан тыш, мәҗлесләр дә оештырабыз бит әле. Тормышыбыз гел эштән генә тора. Өйгә кайтып кергәнебез юк. Берсе дә болай гына бирелми, ә йокысыз төннәр, зур тырышлык нәтиҗәсе.
    Гаилә дә бар бит әле. Бик аз вакыт бергә үткәрелә. Кечкенә улыбыз быел XI сыйныфны тәмамлый. Баланың да авыр елы. Аңа да терәк булырга кирәк. Барысын да уйлап, Җәвит абыегыз шундый карарга килде. Ул "Башваткыч"ка алынганда ук, бер ел гына эшләячәкмен, дип кергән иде. Бер түгел, ике, әллә өч ел алып барды инде. Аңа барысы да ияләшкән, үзенә дә гел: "Әй яратып карыйбыз да инде үзеңне!" - дип еш әйтеп торалар иде. Җәвит абыегыз телевидение белән саубуллашмады. Бәлки, бераз ял итеп, көч туплап, энергия җыйгач, кабаттан әйләнеп кайтыр, яңа тапшыру башлап җибәрер, Алла боерса.
    Хәзер "Башваткыч"ны Зөлфәт Зиннуров алып барачак. Энергияле, талантлы егет. Аңа уңышлар телибез!
    http://matbugat.ru/news/?id=10985

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: