Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыклы Чүкәй авылында "Әдәбият елына" багышланган кичә узды (ФОТО)

    Китапханәдә узган чара "Яшьләр-onlain" формасында барды.

    Аның темасы быелгы Әдәбият елына,татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә һәм дә шушы китаплар яшәгән иркенлектә узганга күрә бик күп сораулар-язучылар,рус һәм татар әдәбиятына, татар драматургиясенә,артистлар, язучылар иҗатларына багышланган иде.Тагын да бер-береңне хөрмәтләү,изгелекле эшләр башкару,яшьләрнең табигатькә карашы -барысы да исәпкә алынды.

    Габдулла Тукай белән Александр Пушкин әсәрләре укылды, Г.Камалның "Беренче театр"ыннан өзекләр уйналды.Татар халкының берничә төрдәге уеннары уйналды. Гомумән чара бик күңелле, файдалы һәм бәхәсле барды. Хәзерге яшьләрнең уйлары, фикерләре төрле. Ләкин үзләренең ныклы максатлары һәм якты киләчәк, дөньялар тыныч булсын дигән теләктә таралыштык.

    Балыклы Чукәй авылы китапханәче

    Индира Илалова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: