Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр Яңа елда җиңүчеләрне дә билгеләделәр

    Иске елны озату, яңасын каршылау өчен район үзәге халкы, килгән кунаклар кичке сәгатьләрдә Үзәк Чыршыга- элеккеге мәдәният йорты янына җыелдылар

    Бәйрәм район башлыгы Илһам Валеевның тәбрикләве белән башланып китте.Аннан, башка еллардагыча, бизәлгән машиналар, Кыш бабайлар парадына старт бирелде. Машиналар бизәлеше буенча " Агрохимсервис" белән икмәк кабул итү оешмалары беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. Кыш бабайлар белән Каз кызлары бәйгесендә район үзәк больницасы вәкилләренә тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннар район мәгариф бүлеге һәм Урахча җирлегенә бирелде.Чыршы бизәлеше буенча район пенсия бүлеге беренче призга, район халыкны социаль яклау бүлеге -икенче, " Дельфин" сәламәтләндерү үзәге -өченче призларга лаек булдылар. Авыл җирлекләре арасында да Яңа елга әзерлекләре буенча нәтиҗәләр ясалды. Бу бәйгедә Каз.Чаллы, Күгәрчен, Олы Елга һәм Анатыш авыл җирлекләре иң югары баллар җыйдылар.Берничә минутларга сузылган Яңа ел салюты, матур концерт программасы да бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә бик хуш килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: