Балык Бистәсендә яңа мәдәни учак кабынды
321
0
0

Яңа ел бәйрәмнәре мәшәкать белән килсә дә, аның борчулары, гадәттә, шатлыклы була. Балыкбистәлеләр өчен дә киләсе 2016 ел шундый. Алар аны яңа Мәдәният йортын ачып каршы алды.
Хәер, Балык Бистәсендә мәдәният йорты булмады түгел, әлбәттә, булды. Никадәр талант биргән төбәк ничек инде мәдәният учагыннан башка яши алсын, ди?! Һәр татар кешесенә таныш булган артистлар-Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, язучы, шагыйрьләр-Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллин, Равил Фәйзуллин, Вазыйх Фатыйхов, композитор- Фәтхерахман Әхмәдиев, җырчылар-Зөфәр Билалов, Венера Шәмиева, Илназ Минвәлиев, Гүзәл Җәләлова-нәкъ менә Балык Бистәсе талантлары ул, дип горурлана районлылар. 30 декабрьдә Мәдәният йорты ачылышына кайткан Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге театр артисты Хәлим Җәләй дә Балык Бистәсенән чыккан кебек шулкадәр күп талантлар беркайда да юк, дип ассызыклады.
Яңа мәдәният йортында - яңа мөмкинлекләр
- Безнең район мәдәният йорты 1961 елда ук төзелгән. Әлбәттә, ул бүгенге заман таләпләренә туры килми иде. Бездә үзешчән сәнгать коллективлары күп, республика күләмендә дә еш кына призлы урыннарга ия булабыз. Яшьләребез дә бик сәләтле. Шуңа мәдәният йорты проблемасы инде күптәннән калкып чыкты. Район җитәкчелеге исә яңа мәдәният йорты төзүне "Авыл клублары" программасына кертү өчен шактый тырышты. Әлбәттә, авырлыклар булмады түгел. Тик шуңа да карамастан, без аларны җиңеп чыктык. Алга таба да мәдәният юнәлешен үстерергә җыенабыз,-дип сөйләде мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова.
Элекке мәдәният йортында хореографик зал булмаган. Хәзер исә яңасында мондый мөмкинлек тудырылган. "Рапсодия", "Кама йолдызчыклары" кебек хореография коллективлары ел саен республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар ала.
Фирдания Әхмәтҗанова әйтүенчә, хәзерге вакытта район мәдәният йорты каршында 22 түгәрәк эшләп килә. Киләчәктә аларның санын тагын да арттырырга җыеналар. "Моңа кадәр даими рәвештә түгәрәкләрне уздыра алмадык. Өлкән яшьтәге кешеләрне дә төрле коллективларга җәлеп итәбез," - ди мәдәният йорты директоры.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
мәдәни
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.10800
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.11400
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.11800
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.13500
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.10400
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.10100
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.19900
-
23 июнь 2022 - 16:00“Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа" Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.10900
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!36800
-
21 июнь 2022 - 15:47Балык Бистәсе районында "Яшел урак" башланды Һава торышының көйсезлегенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә керештеләр.17100
-
21 июнь 2022 - 15:42«Изгеләр чишмәсе» аланында Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле. "Изгеләр ашы» үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.31100
-
21 июнь 2022 - 15:29“Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.13700
-
21 июнь 2022 - 15:14Гөрләде «Чүк», бәйрәм итте халык Узган якшәмбе көнендә Каз.Чаллы белән Иванай авыллары арасындагы аланлыкта “Чүк” бәйрәме гөрләп узды. Керәшен халкының элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче, күктәге чирүләрне искә алу бәйрәм ул.31300
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!19700
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.19700
© 2011 - 2022. Авыл офыклары (Сельские горизонты). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА": http://tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+