Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе - мәдәният учагы

    Яңа ел бәйрәмнәре мәшәкать белән килсә дә, аның борчулары, гадәттә, шатлыклы була. Балыкбистәлеләр өчен дә киләсе 2016 ел шундый. Алар аны яңа Мәдәният йортын ачып каршы ала.

    Хәер, Балык Бистәсендә мәдәният йорты булмады түгел, әлбәттә, булды. Никадәр талант биргән төбәк ничек инде мәдәният учагыннан башка яши алсын, ди?! Һәр татар кешесенә таныш булган артистлар - Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, язучы, шагыйрьләр - Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллин, Равил Фәйзуллин, Вазыйх Фатыйхов, композитор - Фәтхерахман Әхмәдиев, җырчылар - Зөфәр Билалов, Венера Шәмиева, Илназ Минвәлиев, Гүзәл Җәләлова - нәкъ менә Балык Бистәсе талантлары ул, дип горурлана районлылар. 30 декабрьдә Мәдәният йорты ачылышына кайткан Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге театр артисты Хәлим Җәләй дә Балык Бистәсенән чыккан кебек шулкадәр күп талантлар беркайда да юк, дип ассызыклады.

    Яңа мәдәният йортында - яңа мөмкинлекләр

    - Безнең район мәдәният йорты 1961 елда ук төзелгән. Әлбәттә, ул бүгенге заман таләпләренә туры килми иде. Бездә үзешчән сәнгать коллективлары күп, республика күләмендә дә еш кына призлы урыннарга ия булабыз. Яшьләребез дә бик сәләтле. Шуңа мәдәният йорты проблемасы инде күптәннән калкып чыкты. Район җитәкчелеге исә яңа мәдәният йорты төзүне "Авыл клублары" программасына кертү өчен шактый тырышты. Әлбәттә, авырлыклар булмады түгел. Тик шуңа да карамастан, без аларны җиңеп чыктык. Алга таба да мәдәният юнәлешен үстерергә җыенабыз, - дип сөйләде "Intertat.ru" хәбәрчесенә мәдәният йорты директорыФирдания Әхмәтҗанова.

    Моңа кадәр иске мәдәният йортында хореографик зал булмаган. Хәзер исә яңасында мондый мөмкинлек тудырылган. "Рапсодия", "Кама йолдызчыклары" кебек хореография коллективлары ел саен республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар ала.

    Фирдания Әхмәтҗанова әйтүенчә, хәзерге вакытта район мәдәният йорты каршында 22 түгәрәк эшләп килә. Киләчәктә аларның санын тагын да арттырырга җыеналар. "Моңа кадәр даими рәвештә түгәрәкләрне уздыра алмадык. Өлкән яшьтәге кешеләрне дә төрле коллективларга җәлеп итәбез," - ди мәдәният йорты директоры.

    Мисал өчен, "Калинушка" рус хорына йөрүчеләрнең барысы да - пенсиягә чыккан ханымнар. Аларның репертуарында бары тик фольклор җырлары гына. "Элеккеге мәдәният йортында исә репетицияләрне дә вестибюльдә ясарга туры килде. Шартлар тудырылмаган иде. Яңа мәдәният йортында исә уңайлы шартлар булыр, дип ышанабыз. Безне хәзерге вакытта акустиканың ничек булуының борчый. Ләкин шул ук вакытта безнең тавышларыбыз яшьләрнекеннән ким яңгырамас, дип ышанабыз", - ди "Калинушка" хоры солисты Надежда Борисова. Яңа мәдәният йортында шулай ук түгәрәк бүлмәләре, халык театры репетицияләре өчен бүлмә дә, буфет та бар.

    Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, әлеге мәдәният йорты яхшы объект булып калкып чыккан. "Авыл клублары" республика программасын тормышка ашыру барышында бу мәдәният йорты - 184нчесе, дип билгеләде министр. Әйтергә кирәк, бу программа әле өченче елын гына эшләп килә.

    Районда 28 меңгә якын кеше яши. Әлбәттә, авылларда мәдәният йортлары, клублары бар. Зур чараларда исә район үзәге үзешчәннәре белән берлектә төрле авылларның коллективлары да чыгыш ясый. Яңа төзелгән мәдәният йортының гомуми мәйданы 1500 квадрат метрга җитә.

    - Әлеге мәдәният йортын без Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзедек. Акча да күп сарыф итмәдек. Монда кирәкмәс бүлмәләр дә юк. Халыкка да ипледер, дип уйлыйм. Мәдәният йортын төзүдә булышкан кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Безгә мондый йорт бик кирәк, - диде Балык Бистәсе районы башлыгыИлһам Вәлиев.

    Республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә балыкбистәлеләрне бу мәдәният йортының гомере озын, нигезе нык булсын иде, дип теләде. "Елыбыз имин булсын, илебездә, республикабызда тынычлык булсын. Каты җил-давылар безне урап узсын!" - дип котлады министр.

    Кышкы сезонга - яңа хоккей тартмасы белән

    Мәдәнияткә генә түгел, спортка да ныклы игътибар бирә балыкбистәлеләр. Балык Бистәсе поселогының "Поле чудес" дип аталган ягында исә бүген хоккей тартмасы ачылды. Бирегә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң кечкенә командасы белән Күгәрчен авылы хоккей командалары дусларча матчка килгән иде.



    Әлеге хоккей тартмасы быел иганәчеләр ярдәме белән барлыкка килгән. Ә тулы бер команданы хоккей формасы белән "Татнефть" ширкәте тәэмин иткән. Монда спортчыларның киенү һәм чишенү өчен җылылык белән тәэмин ителгән һәрберсе 20 кешегә исәпләнгән ике вагон да бар. Бу спорт объектының финанс чыгымнары 2,5 миллион сумны тәшкил иткән.

    - Әлеге шугалак "Поле чудес"та яшәүчеләр өчен Яңа елга шәп бүләк булды. Районда спорт юнәлешендә шактый уңышларга ирешәсез. Министр Владимир Леоновтан әлеге шугалакны чистартып тору өчен, кар чистарту машинасы бүләк итәбез, - дип сәламләде спортчыларны Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов.



    Монда төрле хоккей ярышлары уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да күнекмәләрен уздырачак. Үзеңнең тимераякларыңда шуу әлегә бушлай булачак, дип вәгъдә итә Балык Бистәсе районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мансур Мәннанов. Җитәкчеләр исә монда шуучыларның саны көн саен 60-70 кеше була, дип белдерә.

    Хоккей тартмасы ачылышына килгән Артур исә мондый хоккей тартмасын күптән көткәнлеген белдерде. Монда хоккей уйнарга еш киләчә әле ул.

    "Поле чудес"та яшь гаиләләр яши. Шуңа да әлеге хоккей тартмасы балалар, яшьләр, хәтта олылар арасында да популяр булыр, дип ышандыралар.

    Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.
    Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/52638
    Вазыйх Фатыйхов, Идрис Аметов, Илгиз Җамалиев фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: