Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе Балалар иҗат үзәгендә Наилә Вәлиева истәлегенә багышлап кичә узды (ФОТО)

    Татарстанның атказанган артисты Наилә Вәлиева Казан шәһәрендә яшәсә дә, безнең районны үз итә. Ул монда килеп балаларны җыр сәнгатенә өйрәтә. Укучылары "Созвездие-Йолдызлык" бәйгеләрендә урыннар яулыйлар. "Сезнең якны, балаларны бик ошаттым. Күңелем гел монда тарта",- дия торган булган ул.

    Май башларында әлеге талантлы педогог безнең арадан китеп барды. Аның истәлегенә багышлап Балалар иҗат үзәге коллетивы кичә үткәрде. Бирегә аның укучылары, дуслары, ата-аналар килгәннәр иде. Кичәне Гөлшат Кәримуллина алып барды. Сәхнә янәшәсендәге экранда Наилә Вәлиева белән бәйле фотосурәтләр күрсәтелеп торды.

    -Хатын-кыз үз гомерендә балалар үстерергә, шәкертләренә белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Наилә Вәлиева әнә шундый иде, безнең район кешесе кебек булды. Һәр шимбә ял көннәрдә кайтып балаларыбызны җыеп, аларның талантларын ачкан кеше ул. Бүгенге кичәдә сөйләгән сүзләребез аның рухына дога булып ирешсен иде, -диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.

    -Бу кайгылы хәбәр безнең иҗат үзәген тетрәндерде. Әйтерсең лә кояш вакытыннан алда баеды. Ул ярдәмчел булды, тормышны сөеп яшәде. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, гел шат иде. Йөрәге кушканча хезмәт итте, безнең балаларга җыр сәнгатендә тирән белем бирде,- дип дәвам итте Гөлшат Кәримуллина.

    Наилә Вәлиева Казан шәһәрендә туып үскән. Моторлар төзү заводында эшләгәндә цех исеменнән сәхнәдә чыгыш ясарга туры килә аңа. Аның талантын күреп Урицкий мәдәният сараеның "Халык уен кораллары ансамбле" җитәкчесе ансамбльгә килергә үгетли. Аңа ул вакытта унтугыз яшь була.

    Гөлназ Зарипова.

    Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: