Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балачакның алтын бишегендә утырдык

    Балтач (Юлсубино) Мәдәният йортында эчтәлекле, кызыклы кичәләр оештырылуга без ияләшеп беттек инде. Авыл халкы кичке, шәһәр халкы атналык эшен тәмамлауга, күңеленә рухи азык эзләп, авыл Мәдәният йортына ашыга. Казан сәхнәләрендәге, телевидение экраннарындагы ярымшәрә эстрада артистлары, билдән түбән юмор күптән кызыксындырмый инде аларны. Соңгы вакытта анысы хәттин ашкан-кайсы каналны ачсаң да,...

    Балтач (Юлсубино) Мәдәният йортында эчтәлекле, кызыклы кичәләр оештырылуга без ияләшеп беттек инде. Авыл халкы кичке, шәһәр халкы атналык эшен тәмамлауга, күңеленә рухи азык эзләп, авыл Мәдәният йортына ашыга. Казан сәхнәләрендәге, телевидение экраннарындагы ярымшәрә эстрада артистлары, билдән түбән юмор күптән кызыксындырмый инде аларны. Соңгы вакытта анысы хәттин ашкан-кайсы каналны ачсаң да, кайсы концертка барсаң да, әбиләр әйтмешли "эчке күлмәк кигән әртис, тозсыз сүз".
    Узган шимбәдә уздырылган кичә «Балтачларда туып, балачакның алтын бишегендә утырдык» дип исемләнгән иде. Якташ шагыйребез Равил Фәйзуллинга кушылып, һәр кеше авылыбызга мәдхия җырлады. Сәхнәгә күтәрелгән һәр кеше авылның яшел чирәмле тыкрыкларын, урман-болыннарын, яшьлек мәхәббәтен искә алды. Авыл халкын бертуган Нәҗип һәм Минвәгыйз Вәлиәхмәтовлар гармун уйнап сокландырса, бертуган Гәбделбәр Һәм Гәбдерәшит Мостафиннар гармунда сыздырып уйнап, моңлы җырлар да сузып, тамашачыны хәйран калдырдылар. Инде күптән дәү әти, дәү әни булган Габделбәр абый белән Рәмзия апайның яшьләрчә җиңел, җитез биюләренә дә сокланып туя алмады авыл халкы. Рафаэль абый Әхмәдиев, әтисе Хафиз абый кебек үк акыллы ир, оста гармунчы икәнлеген күрсәтте. Тормыш иптәше Резеда ханым белән искитмәле дуэт башкарды алар. Балтачта туып үсеп, Иске Арышта гомер кичергән Миңлегөлсем апай хатирәләр сөйләгәндә, җырлар җырлаганда залда утырган апалар рәхәтләнеп көлделәр дә, еладылар да. Билгеле инде, иң матур бүләк Рәхимә ханым Рәшитовадан булды. Авылдашларына изге теләкләрен җиткергәннән соң, сәхнәгә Илгизәр Җәләловны чакырды ул. Ә Илгизәрне, аның җырларын авыл халкы тәмам үз итте-талантлы җырчыны кабат-кабат кул чабып сәхнәгә чыгарды алар. Әйткәнемчә, җыр-моңнар истәлек-хатирәләр белән үрелеп барды. Һәр чыгыш эчкерсез, кызыклы иде. Әйтерсең, бер табын артына җыелган туган-тумача үткәнне искә алып, серләр бүлешә, фикер уртаклаша. Кемгәдер ярарга тырышу, ясалма чыгышлар, алдан өйрәнелгән текстлар юк монда. Йөрәктән, күңелдән чыккан хисләр, авылны, үткәнне сагынып, аңа мәдхия җырлау.
    Җәмәгать! Авылына, авыл кешесенә мәдхия җырлаучылар да сирәк бит хәзер. Кеше күбрәк җитәкчесенә, "кирәкле, дәрәҗәле" кешеләргә матур сүзләр әйтергә, аларны күккә чөеп мактарга күнеккән. Иртәдән кичкә кадәр эштә, тормыш артыннан куа, мал артыннан куа алар. Күбесенең авылга кайтырга, якыннарының, туганнарының, күршеләренең хәлен белергә дә вакыты юк. Мин алда санап киткән кешеләр дә кул кушырып утыручылардан түгел түгелен, әмма алар тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, йомшак кәнәфиләреннән торып, авылдашлары янына кайткан җитәкчеләр, эшмәкәрләр, үз эшенең осталары. "Булганнан бар да була!" дип нәкъ алар хакында әйтәләрдер, мөгаен. Эшләрен дә җиренә җиткереп башкаралар, ныклы гаилә дә корганнар, авыл, туганнар турында да онытмыйлар, борын чөереп "менә мин!" дип йөрүчеләрдән дә түгел алар.
    Кичә ахырында кунакларны тәмле ризыклардан сыгылып торган табын, парлары чыгып торган бәлеш тә көтә иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фидания Сөниева һәм Сания Мөхәммәтшина пешергән бәлешләрне мактый-мактый, истәлекләр сөйләүне дәвам итте кунаклар. Билгеле инде, һәрберсенең чыгышы рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Рәхмәтләрнең иң зурысы әлеге кичәне оештырган Балтач (Юлсубино) Мәдәният йорты җитәкчесе Әминә апа Гатиятова адресына юлланды. Әминә Гатиятова, Назирә Минеханова, Фидания Сөниева кебек уңган ханымнар, талантлы мәдәният хезмәткәрләре эшләгәндә, мондый матур эчтәлекле очрашулар, кичәләр соңгысы булмас әле, дигән фикерләр күп яңгырады кичә барышында. Кунаклар хәтта алдагы кичәләрнең темаларын да билгеләделәр, Закир бабай чишмәсен төзекләндерергә сүз куештылар, иң мөһиме-авыл тарихына багышланган китап кирәклеген дә ассызыкладылар. Менә шундый матур хыял-максатлар белән таралыштылар алар. Мин дә авылдашларым белән горурланып әлеге кичәдән әйтеп бетерә алмаслык күңел рәхәтлеге алып кайттым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: