Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Аның җырлары дөньяны иңли

    Юлда барганда магнитофон язмасында Ришат Шәйхетдинов башкаруында "Бәхеттән аерма Ходаем" исемле җыр яңгырый. Җырның көе үзәкләрне өзә, сүзләре дә мәгънәле.

    Авторлары кемнәр икән дип, кассетасын алып исемлекне карадым. Райондашларым - Вазыйх Фатыйхов сүзләре, Габдразак Мингалиев көе икән. Габдразак абый җырларын моңарчы да тыңлаганым бар иде. Бик күп җырлар авторы ул. Минемчә, аны районыбызда гына түгел, республикабызда да белмәгән кешеләр сирәктер.

    Миндә үзен күреп сөйләшү теләге туды һәм Масловка авылына юл алдык. Без килгәндә ул яңа йорты тирәсендә эш белән мәшгуль иде. Зур сөенече бар икән, безнең белән дә уртаклашты. Кызы Лилияне кияүгә биреп туйлар уздырган Габдразак абый. Кыяфәте белән җитди күренсә дә, аралашучан, мөләем кеше үзе.

    "Син туганда улым сыер да савымсыз иде, үземнең дә сөтем булмады"

    Гади генә татар авылыннан чыккан бу талантлы композиторның тормыш юлы да бик үзенчәлекле. Артка карап үткәннәрен барлар чак җиткән, шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек гомер юлын барлаган сәгатьләре. Үткәннәре үкенечле түгел, һәр эшен вакытында, җиренә җиткереп эшләгән. Олы Елга авылының Гаишә апа белән Нургали абый гаиләсендә Габдразак сигезенче бала булып дөньяга килгән. "Син туганда улым сыер да савымсыз иде, үземнең дә сөтем булмады, дип сөйли иде әни. Авыр еллар булган ул",-ди Габдразак абый үткәннәрен искә алып. Кечкенәдән үк гармунда уйнарга өйрәнергә хыялланган. Ходайның амин, дигән сәгатенә туры килгән ахрысы. Ул дүртенче сыйныфта укыганда Казан шәһәреннән музыка белгечләре авылларга килеп, сәләтле балаларны барлаганнар. Һәм музыка мәктәбенә укырга чакырганнар. Сәләтлеләр арасында Габдразак та була, әлбәттә. Консерваториядә җырлатып караганнан соң аны укырга алалар. "Анда укырга бару теләге юк иде. Тугыз баланы тукландырып та бетерергә кирәк бит әле. Әти-әниләр, анда тәмле ашаталар улым, дип үгетләгәч, барырга ризалаштым. Безнең белән профессорлар шөгыльләнде. Төпле белем белән бергә яхшы тәрбиягә дә өйрәттеләр",-дип сөйли ул.

    Гөлназ Зарипова.

    Бу язманы тулысынча газетаның киләсе саннардан укый аласыз.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: