Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Алар яшәгән йорт–музей да, гөлбакча да...

    Урамнан атлаган шәйдә үк сине пар аккош, үрелгән читән белән әйләндереп алынган чәчәк оранжереясы, бизәкле капка, мозаика тротуар, зәвыклы йорт үзенә җәлеп итеп ала. Күренеп тора, монда чын иҗади бай күңелле гаилә яши. Альбина һәм Рамил Җамалиевлар яшәгән утар керә-керешкә гөлбакчаны хәтерләтә, аның белән якыннанрак танышкан саен музейханә диварларына үткәндәй...

    Урамнан атлаган шәйдә үк сине пар аккош, үрелгән читән белән әйләндереп алынган чәчәк оранжереясы, бизәкле капка, мозаика тротуар, зәвыклы йорт үзенә җәлеп итеп ала. Күренеп тора, монда чын иҗади бай күңелле гаилә яши. Альбина һәм Рамил Җамалиевлар яшәгән утар керә-керешкә гөлбакчаны хәтерләтә, аның белән якыннанрак танышкан саен музейханә диварларына үткәндәй буласың. Әйдәгез, виртуаль рәвештә бергәләп сәяхәткә кузгалыйк әле. Сукмак. Анда атлап барган җиреңнән кемдер галошларын салып калдырган, ә ул галошлар чәчәк савытына әверелгәннәр. Сине адым саен, кулын сузып төрле-төрле матур чәчәкләр җитәкләп алып китәләр һәм бакчаның төрле могҗизаи нокталарына тукталыш ясатып, хозурлыкка чумдыралар. Әнә, ясалма күл: карп, кәрәкә, чабан балыклар шаярырга керешәләр. Ә бер читтә ташбакалар кул изи. Әнә, кое. Сусаган булсаң суыннан авыз итеп уз! Бәрәңге бакчасының хуҗалары булып торучы-"капчык әби" белән "капчык бабай"ның да күз явын алырлык матурлыклары сокландыра. Ишек алдындагы таган янәшәсендә йомырка өстендә утыручы, ике бәбиен куенына алган, "серле үрдәк", койма башына кунган "калай әтәч", пластик шешәләрдән монтаж күбеге белән өрдереп ясалган чабышкы һәм тагын әллә ни чаклы табышмак җанварлар әкияти дөньяга алып кереп китә үзеңне. Олы башың белән бала булып йөргәнеңне сизми дә каласың. Шуңа инанасың, бу йортта гамәлдән чыккан һәр предмет, көнкүреш калдыгы: чәйнек, пластик шешәләр, аяк киеме, хәтта капрон оек та фантазия җимешенә әверелгән. Тагын шунысын искәртүем мәслихәттер: Җамалиевлар үзләренең нәсел, буын, ыру мирасына бик ихтирамлы караулары белән аеруча мәртәбәле биеклектә торалар. "Монысы бабайның бабасы көзгесе", "әбинең серванты", "әни сандыгы", урак, чалгы, каба, бишле лампа... Саный да саный Рамил. Барысына да урын табылган, кадерләп саклыйлар, хәтта кайберләреннән файдаланалар да. Һәркайсы үз төсен югалтмаган, бер үк вакытта оста күзлегеннән, оста кулы белән яңартылганнар да. Өй эчендә өстәл, ятак, ял урыннары өчен җиһазлар, камин, шкаф-шифоньер-барысын гаилә белән бергә үз куллары белән ясаганнар, бизәгәннәр. Стенадан үрмәләүче кош, идән буйлап йөгерүче тычкан баласы, агач колоннага уралган елан, урамга чыгып баручы утлы гөл, әле генә сүнеп куыгы да сөртелмичә, урынына элеп куелмаган лампа-биредә һәрбер элемент образга кергән. Алар бер-берсен тулыландырып торалар, ниндидер сихри хәрәкәттә кебекләр. Йортның, ишегалды, бакчаның һәр ноктасы сәнгать әсәренә әверелгән. Камиллеккә чикләр юк, димәктән, Җамалиевлар әле һаман эзләнүдә, яңа идеяләр белән яналар. Гаражда 1964 елгы "УАЗ" машинасы урын алган. Чын сугыш экспонаты. Өр-яңа иткәннәр үзен. Кузовына алтын хәрефләр белән язылган "Спасибо деду за победу" дигән сүзләре генә дә бала йоныңны торгызырлык .
    (Тулырак газетадан укый аласыз).
    Җамалиевлар гаиләсе кое янәшәсендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: