Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үткәнне белү кирәк

Һәр авылның матур табигате, сокландыргыч шәхесләре, гаҗәеп бай тарихы бар.

Районыбызның кайсы гына авылына барып чыксаң да, моңарчы белмәгән, ишетмәгән күп төрле кызыклы мәгълүматлар ишетәсең. Авыл мәктәпләренең һәрберсендә диярлек музейлар эшли. Анда укучы балалар күңелләрен биреп туган якларының үткәнен, бай тарихын өйрәнәләр.
Үзвакытында районыбыз биләмәсендә иң олы мәктәпләрнең берсе булган һәм илебезгә шактый гына дәрәҗәле белгечләр, күренекле шәхесләр биргән Олы Солтан коллективы бүген дә туган ягыбызны өйрәнү буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Бәләкәй генә бу коллективның тыйнак хезмәтләре күпләрнең күңеленә хуш килерлек. Ә аларны монда тарих һәм химия фәне укытучысы Гөлшат Вәлиева алып бара. Шактый олы бер бүлмәдә бүген меңнән артык экспонат тупланган музей эшли. Анда авылның данлы үткән юлы чагылыш таба. Бөек Ватан сугышы чорларында күрсәткән кыюлыклары, куйган олы хезмәтләре тасвирланган аларда. Авыл кешеләренең яшәеше, киеме, көнкүреш тормышларында кирәк булган эш коралларының барысы да саклана. Музей активистлары Рифат Хәйруллин, Нияз Солтанов, Лилия Мөхәммәтшина, Ралига Гәрәфиева һәркайсы туган авылларының данлы үткән юлы, сугыш һәм хезмәт ветераннары хакында кызыксынып бай материаллар туплый алганнар. Аларның әйтүләренә караганда Олы Солтан авылына 1560 нчы елларда нигез салына. Илебез тарихында тирән эз калдырган коллективлашу чорлары да тирә-юнь төбәкләренә караганда биредә уңышлы тәмамланып, күмәк хуҗалык төзелә. Аның беренче рәисе итеп Әхмәдуллин дигән кешене сайлыйлар. Авыр сугыш һәм аннан соңгы төзекләндерү елларында да хуҗалык күркәм уңышлары белән районда дан тота. Дан дигәннән, исемнәре бөтен илебезгә мәгълүм булган күренекле шәхесләр дә шушы авыл мәктәбендә тәрбия алган бит әле. Татар халкының данлыклы язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тә үз вакытында талантлар, әдәбият-сәнгать әһелләренең яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек күп булуына соклануын белдергән. Балык бистәсе төбәге күңелемдә серле район булып кереп калды. Ниндидер яшерен хикмәт бар биредә дип язып калдырган ул.
Бу авыл әле дә заман рухын тоеп, киләчәккә матур өметләр белән яшәвен дәвам иттерә. Хуҗалыктан да уңды халкы. Ул яңа шартларга бик тиз яраклашып республикабызны гына түгел, бөтен ил халкын туйдырырга исәп итә. Инде әнә Олы Солтан авылына Краснодар, Ставрополь, Астрахан өлкәләреннән килеп куәтле машиналарга бәрәңге төяп китәләр. Бу гамәлләргә киләчәк буын өчен тарихи вакыйга итеп карарга мөмкин. Димәк авыл яши, үсә, киңәя. Киләчәктә мәктәп музеенда лаеклы урын алырлык гамәлләрнең бүген эшләнүе куанычлы хәл.
Рәсемдә: тарих укытучысы Гөлшат Вәлиева музей активистлары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев