Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сентябрьгә бүләкләр

Узган пәнҗешәмбе көнне "Мәктәпкә хәзерләнергә булыш!" республика акциясе кысаларында район мәктәпләрендә тантаналы чаралар уздырылды. Аларда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды. Быел Балык бистәсе мәктәпләренә 183 бала укырга керә. Аларның 33 е бу көнне бүләк җыелмалары һәм мәктәп кирәк-яраклары алдылар. Тагын 45 өлкән сыйныф...

Узган пәнҗешәмбе көнне "Мәктәпкә хәзерләнергә булыш!" республика акциясе кысаларында район мәктәпләрендә тантаналы чаралар уздырылды. Аларда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
Быел Балык бистәсе мәктәпләренә 183 бала укырга керә. Аларның 33 е бу көнне бүләк җыелмалары һәм мәктәп кирәк-яраклары алдылар. Тагын 45 өлкән сыйныф укучысы район башлыгыннан, оешма-предприятие җитәкчеләреннән, шәхси эшмәкәрләрдән бүләкләр кабул иттеләр. Балык бистәсе укучылары бүләкләрне 23 августта традицион август киңәшмәсе көнне алачаклар.
Корноухово урта мәктәбендә кунаклар килүен түземсезлек белән көтеп алдылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе И. Садыйков балаларга портфельләр, беренче сыйныф укучысы җыелмалары һәм башка мәктәп кирәк-яраклары алып килгән иде.
-Бүген районның барлык мәктәпләрендә укучыларга иганәчеләрнең бүләкләре тапшырыла,-диде ул. -Тиздән яңа уку елы башлана. Корноухово мәктәбе урта гомумбелем бирү учреждениесе булып кала. Аның күркәм традицияләре бар. Бүгенге беренче сыйныф укучылары ул традицияләрне баетырлар дип өметләнәм.
Мәктәп директоры С.Миндагалиев, Корноухово авыл җирлеге башлыгы В.Колчин да укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга изге теләкләрен җиткерделәр. "Тырышып укыгыз, тәрбияле булыгыз, һәркемгә шатлык китереп үсегез!" диделәр алар. Ә ата-аналарга түземлек, нык сәламәтлек теләделәр.

Рәсемдә: Корноухово мәктәбендә тантана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X