Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

сабыйлар турында кайгыртып

Һәрберебез үзе йөргән балалар бакчасын хәтерлидер мөгаен. Кем әйтмешли, без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан бит. Ә балалар бакчасы кечкенә бер дөнья инде. Анда һәрвакыт тәмле ботка һәм сөт исе килә.

"Березка" балалар бакчасының кече тәрбиячесе Тәгъзимә Габдулла кызы Сибгатуллина 30 елдан артык гомерен сабыйлар тәрбияләүгә багышлаган. Бүлмәләрне чисталыкта тоту, вакытында өстәл хәзерләү, сабыйларга күз-колак булу аның вазыйфаларының бер өлеше генә. Моннан тыш та без-ата-аналар белмәгән мәшәкатьләре күп әле аның. Группада яхшы атмосфера хөкем сөрсен өчен тәрбияче һәр баланы яратырга тиеш.Тәгъзимә Габдулла кызы яхшы күңелле, игелекле, үз эшенә җаваплылык белән карый торган кеше. Балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова Тәгъзимә апа тәрбияли торган балаларның пөхтә, тәртипле булулары белән аерылып торуларын ассызыклый. "Ул үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, вазыйфаларын намус белән башкара",-диде җитәкче.
Тәгъзимә Габдулла кызы 80 елларда "Теремок" балалар бакчасын төзекләндерүдә катнаша. "Без балалар бакчасы хезмәтчәннәре үзебез одеяллар тектек, шкафлар ташыдык, мичкә ягу өчен утынны да хәзерләдек, -дип искә ала ул.-Эш шартлары күпкә кыен иде инде ул вакытларда".
Балалар да аны бик яраталар һәм тартылалар. Озак еллар эшләү дәверендә Тәгъзимә Сибгатуллина балаларны ярты сүздән аңларга өйрәнгән. Тиктормасларны ул артык шаярмаска, тәртип-чисталык сакларга, уенчыкларын тәртипләп куярга өйрәтә. Балаларны юатырга, иркәләргә дә матур сүзләрен жәлләми.
Аның үз балалары-кызы Миләүшә һәм улы Фәнис мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнар, югары белем алып тормышта үз урыннарын тапканнар.
Октябрь аенда Тәгъзимә Сибгатуллинаның күркәм юбилее. Аңа киләчәктә дә сөекле хатын, ягымлы ана, әби һәм балалар өчен яраткан тәрбияче булып калуын телибез.
Рәсемдә: Тәгъзимә Сибгатуллина сабыйлар белән.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев