Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәтер юлларын үтеп...

Моннан 24 ел элек 1989 елның 15 февралендә Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән соңгы Совет солдаты әлеге илдән чыгарылды. Ун елга сузылган трагик эпопея әле дә булса сугышчы-интернационалистларның хәтерен дулкынландыра, уллары чит җирдә һәлак булган ата-аналарның йөрәк ярасын телгәли.

Менә күп еллар инде традиция буенча бу көнне район Мәдәният йорты янына әфган гарасатын кичкән ир-егетләр җыела. Дошман пулялары сызгыруын да, хәрби дусларының һәлак булуын да хәтерлиләр әле алар. Утлы юлда үткән яшьлекләрен, дусларын, якташларын тагын бер кат искә төшерү өчен җыелалар әфганчылар. Безнең районнан 4 егет хәрби бурычларын үтәп һәлак булдылар. Ә аннан соң яралардан, авырулардан үлүчеләре дә күпме булды. Безнең районнан барлыгы 136 егет Әфганстанда хәрби хезмәт үттеләр.
Инде чәчләренә чал төшкән ветераннар сугышчы-интернационалистлар обелискасына гирляндалар, чәчәкләр куялар. Алар янәшәсендә Балык бистәсе 2 нче мәктәбе, гимназия укучылары, "форпостчылар". Патриотик тәрбиянең көче, буыннар алмашы менә шушы бергәлектә дә инде. Обелискка чәчәкләр салганда аларның һәрберсе үз уйларына чумды. Әмма аларны обелискка исемнәре уелган якташларга булган хөрмәт, рәхмәт хисләре берләштерә.
Тантаналы очрашу "Слобода" кафесында бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Балыкбистәлеләргә кунакка Әлки районыннан патриотик җыр вокаль-инструменталь ансамбле дә килгән иде. Аның составында яшьләр белән беррәттән сугышчы-интернационалистлар да бар.
-Без ел саен шушындый истәлекле чара оештырабыз. Анда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбыз очрашып хәрби яшьлекләрен искә алалар,-диде район башлыгы И.Валеев. -Сезнең киләчәк тормышыгыз шатлыклы һәм тыныч булсын. Сәламәтлек, иминлек телим.
Район хәрби комиссары Ф.Ваһапов балыкбистәлеләргә республика хәрби комиссары җибәргән котлау телеграммасын укыды. "Без сезне бервакытта да проблемаларыгыз белән бергә-бер калдырмабыз. Район хәрби комиссариатының ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык",-дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
-Кайчандыр без барыбыз да солдатлар идек. Ә менә хәзер-ветераннар. Бирегә безнең өчен истәлекле булган көнне билгеләп үтү өчен җыелган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм,-диде орденлы хәрби очучы Н.Карпеев.
Бу көнне ветераннарга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, хатирәләр искә төшерелде, дулкынландыргыч җырлар яңгырады. Әлки кунаклары әфган җырлары башкарганда күп кенә ветераннарның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.
Рәсемнәрдә: обелискка чәчәк кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев