Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңел рухы белән матур ул...

Халык китап укымый дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Безнең авылда әле дә газета-журналдан башка яши алмаучылар күп.

Моңа Балыклы Чүкәй китапханәсенә кергән саен ныграк инанасың. Яше дә, карты да күп килә бирегә. Кыйммәтчелек заманында үзе теләгән газета-журналны өенә алдыра алмауның да сәбәбе бар. Биредә кайберәүләр яңа китаплар белән таныша. Килгән газета-журналларны укый. Берәү дә буш китми китапханәдән. Индира Илалова һәркемне якты йөзе, җылы сүзе белән каршылый. Монда үзеңне рәхәт, иркен хис итәсең, күңелгә рухи тынычлык өстәлә.
Индираның бу хезмәткә алынуына 10 ел чамасы гына. Төп һөнәре буенча бухгалтер ул. Хезмәт юлын 25 ел элек Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, элеккеге "Гигант" колхозында бухгалтер булып башлады. Көйле генә эшләп тә китте. Бәлки гомере буена бу хезмәтеннән аерылмаган да булыр иде. Әмма колхозлар таркалды шул. Ул Ильяс исемле егет белән гаилә корып ике бала үстерә. Кайнана-кайнатасы белән яши. Яңа йорт җиткезеп керәләр. Кыскасы, читкә китү уйларына да керми. Бер ел чамасы төрле эшләрдә йөргәннән соң, китапханәгә эшкә чакыралар үзен. Белеме буенча аннан ерак торса да, тәвәккәлли кыз. Чөнки ул яшьтән үк күңеле, йөрәге, рухы белән иҗат кешесе. Яңа эшен дә ул өлкәннәр белән киңәшүдән башлый. Бигрәк тә кайнанасы Заһирә апа Илалова (озак еллар рус теле әдәбияты укытты), укытучы Светлана Мостафина, район үзәк китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова һәм методистлар аны беренче көннәреннән үк ярдәмнәреннән ташламыйлар, киңәшләрен бирәләр, эшнең нечкәлекләренә төшендерәләр.
Үзенә һөнәри юнәлештә белем кирәклеген аңлап ул мәдәният һәм сәнгать академиясе каршындагы курсларга керә.
-Беренче һөнәрем кебек бу эшемне дә яратам. Барысын да белергә, өйрәнергә тырышам, рәсемнәр ясыйм, җырлыйм. Бу сәләт миңа әтием Хәмәтгалидән күчкәндер. Туган авылым Балтачта ул күпләргә билгеле. Алтын куллы дип йөртәләр иде үзен. Җор телле, ярдәмчел, нинди эшкә тотынса, коеп куя иде. Мин аңа бик рәхмәтле,-дип искә ала мәрхүм әтисен Индира.
Табигатьне ярата ул. Салкын кыш көнендә кып-кызыл булып чәчәк атып утырган яран гөлләренә һәрвакыт сокланам. Шул чәчәкләрне күреп авыл халкы да сөенеп киләләр бирегә. Китапханәдә ул табигать почмагы булдырган. "Гомер үтә, еллар күчә" исемле музей да эшли. Аны гел тулыландырып тора.
Китапханә матур, чиста, якты. Берсеннән-берсе матур гөлләр үсә, рәхәтләнеп ял итәргә, компьютерда эшләргә була. Балаларны аеруча ярата ул. Шуңа алар да бирегә теләп йөриләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әлфинур Гыйлаҗева, Миннехан Мөхәммәтгалиев белән төрле күңелле чаралар, кичәләр оештыралар алар. Эш белән ел артыннан ел үткәне сизелми дә кала. Ильяс белән Индираның да балалары үсеп тормышта үз юлларын таптылар. Олы кызлары Айзирәк Казан сәүдә университетын тәмамлап эшли башлады, ә уллары Айбулат энергетика техникумының 2 нче курсында укый.
Балыклы Чүкәй авылына килүенә 25 ел үтеп киткән. Хәзер инде ул бу авылда үз кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев