Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Син, әнием, бергенәм”

Район үзәгендәге "Мишутка" балалар бакчасында әле күптән түгел генә шау-гөр килеп "Сөмбелә" бәйрәме узган иде. Инде менә әниләр көненә дә ныклап әзерләнделәр. Хәер, бер генә истәлекле датаны, бәйрәмне дә күз уңыннан ычкындырмый тәрбиячеләр. Мондый чараларның балаларга тәрбияви әһәмияте дә зур шул.

Өлкән группада (тәрбиячеләр Миләүшә Габбасова, Валентина Федорова) үткәрелгән бәйрәмнең төп кунаклары, әлбәттә, әниләр булды. Балалар тарафыннан җырланган җырлар да, матур, сәнгатьле итеп сөйләнгән шигырьләр дә, осталыкта башкарылган бию номерлары да иң газиз кешеләргә-аналарга багышланган иде. Шулай да, кичәнең мавыктыргыч, күңелле өлеше конкурс булгандыр, мөгаен. Монда ана белән бала бергәләп җитезлектә ярышты, тапкырлыкта сынашты. Гаиләдә спортка өстенлек бирелүе дә әлеге бәйгедә ачык күренде. Әниле-кызлы Гөлназ-Дилә Яруллиналар, Гөлшат-Илназ Кәримуллиналар, Анна-Карина Гайнетдиновалар, Гөлназ-Радель Вәлиевалар бәйгенең иң активлары булып танылды.
Тамаша залы балаларның шатлыклы авазына күмелде. Әниләре белән бергәләп күңел ачкан сабыйларның бәхетле елмаюларыннан гүя дөнья яктырды, нурга күмелде.
БӘЙРӘМНӘН КҮРЕНЕШ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев