Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Шушы көннәрдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

"Почтальон, почтальон, почтальон хат китерә, почтальон хәбәр итә". Әлеге профессия кешеләренә багышланган бу канатлы җыр юллары инде күпме еллар чакрымында аларның эшенә ода-мәдхия буларак халык күңелендә кабатлана килә.Әйе, бүген аларның гамәли вазыйфалары тагын да киңәя, җаваплана төште.

Ул хат ташучы, пенсия вә пособие таратучы, утка, суга, газга, тагын әллә ни чаклы хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне башкаручы да. Һәр көнне диярлек букчасын күтәреп урамнар буйлап атлаучы дистәләгән Сәрия, Алла, Мәрзия кебекләрне район халкы ике күз белән яратып көтеп ала, алар белән шатлыгын-кайгысын уртаклаша. Гаять тә авыр, җаваплы хезмәт башкара алар. Бер үк вакытта куркыныч хезмәт тә: тешләк урам эте, усал-утагаена да юлыгып куя почтальон. Бүген районда шушы җаваплы йөкне 108 эшпәрвәр тартып бара. Ә йөкнең дилбегәсе инде 12 елдан артыгырак Илсур Катеев кулында. Күркәм саннар, ирешелгән уңышлар-коллективның үз эшенә җаваплы каравына, бер кадакка сугып эшләвенә анык дәлил булып торалар.
Бу көннәрдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан без коллективның җитәкчесе Илсур Катеев белән бәйрәм алды гапләшүе оештырып алдык. Шул сөйләшүгә бергәләп кушылып алыйк әле.
-Илсур Сабирович, горурланып мактанырлыкларыгыз хакында берничә бәйләм җөмләдә тукталып үтсәгез иде?
-Бүгенге почта элемтәсе халык белән иң якын, оператив аралашу механизмы дияр идем мин. Димәк, халыкның көндәлек ихтыяҗын барлаучы, проблемаларын тыңлаучы, гозерен кичектермичә үтәүче дә без. Осечка бирергә ярамый безнең эштә. Атнаның биш көне клиентларыбыз мәнфәгатен кайгырту белән үтә. Соңгы елларда республика күләмендә үз абруебызны булдыра алдык.Бүген 1000 кешегә уртача 600 дән артык вакытлы матбугатка язылу туры килә икән, бу күрсәткеч коллегаларыбыз арасында иң югарылардан санала. Предприятиенең рентабельлеге елдан-ел үсүгә бара, хезмәт җитештерүчәнлеге 1,5 тапкырга күтәрелде. Быелның яртысында да алга куелган бурычларыбызны уңышлы үтәп чыктык.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Әңгәмәне газетага
Вазыйх Фатыйхов әзерләде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр