Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Сабантуйлар узды, гөрләштек, гореф-гадәтләрдә берләштек

Үткән атнаның шимбә-ял көннәрендә район үзәгендә һәм авылларда Сабан туйлары гөрләп үтте.

Бу ике көн күпме кешеләрне үткәненә кайтарды, шактый күрешми торганнарны очраштырды, сабан батырларын хөрмәткә күмде, көчлеләрне ачыклады. Халкыбызның кунакчыллыгын дәлилләүче, бердәмлеген раслаучы, гореф-гадәтләрен саклаучы бәйрәмне һәркем көтеп ала. Быелгы сабантуйларга агылган халык янәдән дә шушы хакыйкатьнең гомерле булачагына ышанычын кайтавазлады. Көннең явымлы, салкынчарак булуын да юньгә юрап атлады ул Сабантуена. Район Сабантуе быел кунакларын аеруча олы әзерлектә каршылады. Зиннәтле капка, юлдан мәйдан үзәгенә үк алып килүче бизәкле таш белән эшләнгән тротуарлар игътибар үзәгеннән калырлыкмы соң?!
Төп мәйдан, янәшәдә генә балалар мәйданчыгы, төрледән-төрле аттракционнар, тотып алынган ипподром, сәүдә нокталары- барысы халык өчен, аның бәйрәм-ял итү ихтыяҗын күздә тотып эшләнгәннәр.Күпләрнең күңеленә хуш килде бу гамәлләр. Район җитәкчелеге элеккеге елларның традициясен бозмыйча, Сабантуена кунакка дәрәҗәле якташларыбызны мулдан дәшкәннәр. Араларында дәүләт эшлеклеләре, язучылар, танылган хезмәт кешеләре дә биниһая. Сабантуйны ачу вакытында район башлыгы Илһам Валеев та районның төп байлыгы алтын куллы хезмәтчәннәребез, акыл ияләребез, иҗатчыларыбыз, спортчыларыбыз, өметле яшьләребез булуында дип искәртеп үтте.
Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт буенча министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Раиф Вафин бәйрәм уңаеннан Рөстәм Миңнехановның балыкбистәлеләргә юллаган тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
Бу язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined халык Сабантуй кунаклар