Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Бәхетле республикада, матур төбәктә яшибез

Бу көннәрдә Казанда бара торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты безне чираттагы тапкыр җир шарына танытты. Әлеге чараны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашуы да очраклы гына түгел.

Казан Россиянең спорт башкаласына әверелде. Профессионаллар, һәвәскәрләр өчен дә спортның дистәләгән төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бик зур булган төбәк без хәзер. Шул нигездә, республикабызга Рәсәй һәм дөньякүләм спорт бәйгеләрен нәкъ менә Казанда, Татарстанда үткәрүне ышаналар. Аклыйбыз да бит.

Спортка кагылышлы Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычында туган программалар республикабыз, район җирлекләрендә яшәүчеләр өчен дә яңа мөмкинлекләр ачалар.

Соңгы ике елда гына республика күләмендә 322 спорт мәйданчыгы төзелеп файдалануга тапшырылган. Быел 10 зур объект, шул исәптән 5 се йөзү бассейннары белән сафка басачак. Балыкбистәлеләрнең "Дельфин" сәламәтләндерү үзәге, "Яшьлек" стадионы шушындый күләмле программалар нигезендә торгызылган горурланырлык объектлар. 2013 елда ачылган Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча районыбызда Яңа Арыш, Күгәрчен, Ямаш, Котлы Бөкәш, Олы Елга, Балык Бистәсе гимназиясендә, барысы 7 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.
Аларда олысы-кечесе җәй дәвамы волейбол, баскетбол белән шөгыльләнә. Быел исә Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбендә һәм Югары Тегермәнлектә шушындый мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Соңгы елларда районыбыз командалары футбол, хоккей, җәядән ату төрләре буенча республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләргә ирешәләр икән, сүз дә юк, бу уңышларыбыз спорт базаларының ныгый, заманча җиһазлануына нык бәйле. Әле күптән түгел генә "Яшьлек" стадионында булып узган футбол буенча республика ярышларында финалга узуыбыз да шуның ачык мисалы. Районда яңа заманча спорт объектлары, спорт мәйданчыклары төзелүне республика, районыбыз җитәкчеләренең олы кайгыртучанлыгы итеп санау мәслихәттер. Бу хакта редакциябезгә килгән хатларда, шалтыратуларда да шуны раслаучы дәлилле сүзләр ята. Әлеге уңайдан, кайбер респондентларыбызның фикерләренә дә колак салып үтик әле.
Нәкыйф Сәлахиев-Котлы Бөкәш мәктәбе директоры:
-Андый мәйданчыкның барлыкка килүе безнең өчен бер дигән ярдәм, булышлык булды. Секцияләр күп эшләгәнлектән, мәктәпнең спорт залына гына сыеша алмый идек. Хәзер һава шартлары уңай булганда дәресләрне дә шушы мәйданчыкта үткәрәбез. Даими рәвештә спорт бәйгеләре уза биредә. Бу уңайдан мини-футбол, хоккей секцияләре җитәкчесе Булат Каюмов нәтиҗәле файдалана аннан. Хәтта, кыш көннәрендә буш торганы юк мәйданчыкның. Авыл яшьләре дә биредә волейбол уйнарга җыелалар. Җәйге чорда студентларның да яраткан урыны ул.
Илсур Кәримов-Югары Тегермәнлекнең һәвәскәр спортчысы:
-Һәр буш вакытым спорт, табигать белән бәйле. Кышын хоккей, җәен волейбол, футбол уйныйм. Авылның җыелма командасы белән районкүләм бәйгеләрне дә откан булды. Дөресен әйтергә кирәк, шөгыльләнү өчен мәктәпкә йөри идек. Каршылыклар булмаса да, кысанлыгы, кыенлыклары булды инде. Авылда универсаль мәйданчык төзелүне бик сөенеп кабул иттек. Яшьләр өчен олы мөмкинлекләр туа дигән сүз бит бу. Төзүчеләрнең әйтүенчә, бу мәйданчыкта футбол уйнау өчен дә шартлар тудырылачак икән. Җирлекләрдә мондый проектларның тормышка ашырылуын сәламәт яшәү юнәлешендә максатчан программа дип саныйм мин.
Зәлинә Хәбибуллина-Балык Бистәсе гимназиясенең 9 сыйныф укучысы:
-Бүгенге көндә район үзәгендә яшәүчеләр өчен спорт белән шөгыльләнгән, кызыксынган кешегә мең дә бер мөмкинлек бар. Гадәттә, без гаилә белән "Дельфин"га бассейнга йөрибез, үзем мини-футбол белән шөгыльләнәм. Инде соңгы елларда танылган республика лидерлары белән бертигез дәрәҗәдә көч сынаша алабыз икән, димәк шартларыбыз бар. Вакытыңны файдалы үткәрү өчен теләгең генә булсын, елдан-ел яңа объектлар калкып кына тора.
Шушы урында әңгәмә-гапләргә нокта куйган мәлдә, без чыннан да бәхетле республикада, матур төбәктә яшибез дип, җөплисе генә кала.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото редакция архивыннан алыныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол буенча республика ярышлары