Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зур хөрмәт күрсәтелде

Шимбә көнне район Мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасына бик күп хезмәткәрләр һәм дәрәҗәле кунаклар җыелган иде.

Тантананы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов ачып җибәрделәр. Алар муниципаль район башлыгы исеменнән мәгариф хезмәткәрләрен җылы тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
-Укытучы хезмәтенең авыр һәм мактаулы булуы һәрберебезгә мәгълүм. Балаларга ныклы белем, яхшы тәрбия бирү инде күпләрегезнең яшәү рәвешенә әверелде. Бу күркәм гадәт киләчәктә дә уңышлы дәвам итсен иде. Ә үз чиратыбызда без сезгә уңай шартлар тудыруда кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез,-диде Марат Гафаров.
Җылы котлаулардан соң алар бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф хезмәткәрләренә министрлыкның Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Бүләкләүләрдән соң бәйрәм тантанасы күңелле концерт тамашасы белән чиратлаштырылды. Тантанада бар гомерләрен мәктәп тормышы белән бәйләгән мөгаллимнәрдән тыш, быел олы юбилейларын билгеләп үтүче 17 укытучыны да берәм-берәм хөрмәтләп сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр. Шулай ук Биектаудан Ләйлә Гарифуллина, Олы Елгадан Әлфия Иванова, Югары Тегермәнлектән Рушания Кәбирова, Илфар Габдрахманов, Бәткедән Гөлйөзем Хәбибуллина...барысы 15 мөгаллимгә "Безнең иң яхшы укытучыбыз" дигән дәрәҗәле исемнәр бирделәр. Тантанада олы абруй казанган укытучылар хөрмәтенә үзешчән артистлар берсеннән-берсе матур җырлар башкардылар. Залдагылар районыбыз артистлары белән бергә күрше Лаеш районының балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган халык уен кораллары ансамбле чыгышын да яратып, кат-кат алкышлап, кабул иттеләр. Тантанадан укытучылар күтәренке яхшы кәеф, шат күңел белән таралышты.
бәтке мәктәбе укытучысы рафига ихсанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев