Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз телеңне белү мөһим

Ни кызганыч, бүгенге көндә күпчелек татар яшьләре ана телендә сөйләшүне модада түгел дип саный, аның урынына рус сүзләрен кыстырып аралашуны кулайрак күрә. Ә менә "Болгар-Туган тел" кебек форумнар татар яшьләренең күңелендә Ана телебезгә мәхәббәт үстерү һәм татарча белмәүче яшьләрне татар теле белән кызыксындыру максатыннан үткәрелә.

Республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгының "Сәләт" оешмасы белән берлектә оештырылган бу форум беренче ел гына уздырылса да, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 600 гә якын баланы берләштерде. Монда безнең районнан да төрле фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә урыннар яулаган 17 бала катнашты. Форум дәверендә без Рабит Батулла, Фәнис Җиһанша, Фәрит Бикчәнтәев, Алмаз Сәмигуллин кебек танылган шәхесләр белән очраштык, аларга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Шулай ук "Ялкын" журналы, "Татар радио" сы һәм КФУ дан килгән кунаклар безгә мастер -класслар үткәрделәр. Форум кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, "Тукай" форумы һәм "Милли Сабантуй" да үткәрелде. Ә кичке чарада без үзебезнең көчләребезне "Шаяннар һәм тапкырлар", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" кебек бәйгеләрдә сынадык. Иң мәртәбәле кунаклар - "Сәләт" оешмасының җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов һәм ТР ның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов белән очрашу да безнең күңелләрдә якты хатирәләр калдырды.

Бу форум без татар яшьләренә бик файдалы булды. Без монда Оренбург, Удмуртия, Свердловск өлкәләреннән килгән кардәшләребез белән аралаштык һәм, шул ук вакытта, бу тормышта үз юлын тапкан, татар мәдәниятен һәм дөньясын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең киңәшләрен тыңладык.

"Болгар-Туган тел"нең катнашучысы буларак, мин шуны әйтә алам: бүгенге көндә татар телен саклау безнең төп бурычыбыз, татар теленең язмышы безнең кулда. Шуңа күрә аны саклыйк һәм үстерик!

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев