Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юлымны яктыртучы маяк

Кышкы кар бөртекләренә уралып әкрен генә тын сукмактан атлыйм. Аклык, сафлык йөземә бөркелә. Табигатьнең менә шундый матур чагында дөньяга килә Ильвера Шириаздан кызы Касыймова. Шәхсән үзем гаиләсе белән якын булганлыктан, алар турында бары тик яхшы фикердәмен. Әтисе Шириаздан абый һәм әнисе Гамилә апа Түбән Тегермәнлек авылының абруйлы кешеләре иде. Олы...

Кышкы кар бөртекләренә уралып әкрен генә тын сукмактан атлыйм. Аклык, сафлык йөземә бөркелә. Табигатьнең менә шундый матур чагында дөньяга килә Ильвера Шириаздан кызы Касыймова. Шәхсән үзем гаиләсе белән якын булганлыктан, алар турында бары тик яхшы фикердәмен. Әтисе Шириаздан абый һәм әнисе Гамилә апа Түбән Тегермәнлек авылының абруйлы кешеләре иде. Олы җанлы, ярдәмчел булулары белән аерылып тордылар.
Ильвера апа-гаиләдә беренче бала. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, язмыш аны Арча педагогия училищесына илтә.
"Минем укытучы һөнәрен сайлавыма татар теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Яковлевна Галимованың йогынтысы зур булгандыр. Укытучымның "Ак чәчәкләр" шигырен укуы бүген дә колагымда чыңлап тора,рәхмәт аңа,"- дип әйтүен еш ишетергә туры килә.
Арча педагогия училищесын тәмамлагач, ул Яншык мәктәбенә укытырга кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Монда коллективта гына түгел, авыл халкы арасында да җаваплы, тырыш укытучы итеп таныта. Алай гына да түгел, сәхнәләрдә матур итеп сөйләве күпләрне сокландыра. Бу сәләт аңа буыннан буынга күчкәндер, минемчә. Әнисе Гамилә апа белән сеңлесе Индира апа бик матур җырласа, Шириаздан абый гармунда уйнаган, ә Искәндәр абыйны ("Мунча ташы"ннан Искәндәр Мотыйгулла) исә белмәгән кеше юктыр.
Әлеге талантлы, матур кызның йөрәген авылның акыллы егете Илдар абый яулап ала һәм озак та үтми тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары Алсу, уллары Ленар туа.
Югары квалификацион категорияле укытучы, 33 еллык педагогик стажлы Ильвера Шириаздан кызы Касыймова бүген район мәгариф бүлегендә милли мәсьәләләр өчен җаваплы методист. Укытучыларның якын киңәшчесе булган әлеге гүзәл затны без-хезмәттәшләре дә хөрмәт итәбез, яратабыз. Ул безгә юлны яктыртучы маяк сыман. Бүген ул сөекле хатын, ягымлы әни, кадерле дәү әни. Якыннары янәшәсендә, һәркемгә игелек орлыклары чәчеп, һәр туган таңга сөенеп яши.
Фәния ВАСИКОВА,
Түбән Тегермәнлек мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X