Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Конкрет эшкә–конкрет таләп!

Район балалар иҗат үзәгендә мәктәп директорлары һәм мәгариф учреждениеләре завучлары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда узган уку елы йомгаклары анализланды һәм бу елга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә катнашучыларны тәрбияви плакатлар белән волонтерлар каршыладылар. Алардагы чакыруларга нигезләнеп, һәркем бинага кергәндә "әйе" яки "юк" тавыш бирү тесты узды. Моңа икеләнергә дә кирәкми, нигездә, педагогларның сәламәт тормыш образын хуплавы мәгълүм булды.
Киңәшмәнең көн тәртибенә җитди һәм көн кадагындагы актуаль мәсьәләләрне карау куелган иде. Беренче чиратта, әлеге дә баягы, бердәм дәүләт имтиханнары хакында сүз куерды, таләпләр аныкланды. Ни әйтсәң дә, бу җәһәттән безнең әле мактанырлыгыбыз юк. Республикакүләм сөйләшкәндә, үлчәмләнгәндә-койрыкта булуыбыз борчулы хәл, билгеле. Шуңа күрә әлеге чоңгылдан чыгуның бөтен мөмкинлекләрен барладылар һәм киләчәктә аларны исәпкә алырга карар кылдылар педагоглар.
Мәгариф бүлеге вәкиле М.Талалаева исә мәгариф учреждениеләрен лицензияләү һәм аккредитацияләү юнәлешендә документларны дөрес һәм грамоталы тутыруга юнәлдерелгән киңәшле чыгыш ясады.
Укучылар арасында тәртип бозуларга юл куймауны кисәтү юллары, чаралары турында КДНның җаваплы сәркатибе А.Сальмин сөйләде. Аеруча җәмәгать тәрбиячеләренә, "комендант сәгате", тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләргә кагылышлы контроль-таләпләргә тукталды ул.
Киңәшмәдә болардан тыш та грант, автобус маршрутлары, педагогларның компьютер буенча белеме хакында сөйләшүләр булды.
Әлеге форумга йомгакны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин ясады. Аның чыгышы асылында, һәрбер җитешсезлек һәм педагогик ялгышлар өчен җаваплылыкны конкрет кешеләр күтәрергә тиеш, бу форсаттан мәгариф җитәкчелеге конкрет чаралар күрергә бурычлы, дигән чакырулы фикер яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев