Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңышлары горурланырлык

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика фәнни олимпиадалар йомгакланып килә. Нәтиҗәләр шактый куанычлы. Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзирә Кәримуллина узган ел беренче урынга лаек булса, быел да татар теле буенча республикада призлы урынны яулады. Ә инде рус мәктәпләренең татар сыйныфы арасында Балык бистәсе икенче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлчәчәк...

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика фәнни олимпиадалар йомгакланып килә. Нәтиҗәләр шактый куанычлы. Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзирә Кәримуллина узган ел беренче урынга лаек булса, быел да татар теле буенча республикада призлы урынны яулады. Ә инде рус мәктәпләренең татар сыйныфы арасында Балык бистәсе икенче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлчәчәк Галиева (укытучысы Э.Токранова), 11 сыйныфтан Рөстәм Шәмсетдинов, (укытучысы Н.Исмәгыйлева) шулай ук югары уңышка ирештеләр.
Узган елгы республика бәйгесендә катнашып, зур уңышлар белән кайткан укучыларым Диләрә белән Рөстәм быел да сынатмадылар. Әлбәттә, аларның тырышлыгын күреп күңел сөенә. Бәйге җиңел түгел, җиңүләр дә ансат бирелми. Ул укытучыдан һәм укучыдан зур ихтыяр көче, түземлек һәм даими хәзерлек таләп итә. Нәтиҗә ясаганда комиссия әгъзалары да конкурска килгән укучыларның елдан-ел хәзерлекләре яхшыруын искәртеп үттеләр.
Балык бистәсе икенче мәктәбеннән Гүзәл Гайнетдинова, Ангелина Баранова (укытучысы Г.Миңнуллина), Шомбыт мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Анастасия Тимофеева да шулай ук призлы урыннар яуладылар.
Ә бу көннәрдә безгә янә бер сөенечле хәбәр килеп иреште: татар теле буенча регионара олимпиадада катнашкан Юлсубино мәктәбе укучысы Зөһрә Мостафинаның икенче турга үтүе мәгълүм булды.
Ана телен өйрәнүдә камиллеккә омтылган, үзгә тырышлыгын, күңелен биргән укучылар әти-әниләре, без-укытучылары өчен дә зур горурлык.
Нурҗиһан Исмәгыйлева,
Балык бистәсе икенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев