Ул-мәктәп горурлыгы!
Күгәрчен мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлинә Зәйнуллина хакында: "Ул-мәктәбебез горурлыгы!"-диләр икән, бу бер дә юкка түгел. Район, республика күләмендәге күп төрле фәнни олимпиада, конкурсларда катнашкан уку алдынгысының быелгы елы да уңышлы башланган. Күптән түгел Казан шәһәрендә җәмгыять белеме фәненнән олимпиадада призлы урын алып кайткан ул. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән...
Күгәрчен мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлинә Зәйнуллина хакында: "Ул-мәктәбебез горурлыгы!"-диләр икән, бу бер дә юкка түгел. Район, республика күләмендәге күп төрле фәнни олимпиада, конкурсларда катнашкан уку алдынгысының быелгы елы да уңышлы башланган. Күптән түгел Казан шәһәрендә җәмгыять белеме фәненнән олимпиадада призлы урын алып кайткан ул. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Габдулхак улы Хәмитов тапшырган Диплом аның өчен иң кадерле бүләкләрнең берсе. Афәрин, Гөлинә, киләчәктә дә уңышлар елмайсын үзеңә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев