Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ул чемпионнар әзерли

Районыбызда Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары узып китсә дә, аның шаукымы һаман да дәвам итә әле. Шулай булмый ни! Россия буенча ярышларның нәкъ менә бездә уздырылуы зур дәрәҗә. Ә бу дәрәҗәне судомодель спорты белән шөгыльләнүче балалар яулап алды. Юк, балалар гына түгел! Монда алар белән бөтен күңелен биреп шөгыльләнүче...

Районыбызда Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары узып китсә дә, аның шаукымы һаман да дәвам итә әле. Шулай булмый ни! Россия буенча ярышларның нәкъ менә бездә уздырылуы зур дәрәҗә. Ә бу дәрәҗәне судомодель спорты белән шөгыльләнүче балалар яулап алды. Юк, балалар гына түгел! Монда алар белән бөтен күңелен биреп шөгыльләнүче җитәкчеләренең өлеше бик зур! Шул уңайдан мин гомерен техник иҗатка багышлаган, әле бүген дә яраткан эшеннән аерыла алмаучы Юрий Тихонов белән очрашып, әңгәмә кордым.
-Юрий Яковлевич, техник иҗат белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез инде?
-Гомер буе дисәң дә була. Миндә техник иҗатка мәхәббәт балачакта ук уянды инде. Ә ныклап торып бу эш белән 6 нчы сыйныфта физика укытучысы Сергей Караганов оештырган түгәрәккә килгәч шөгыльләнә башладым. Кызганыч, 2 елдан соң түгәрәкнең эшчәнлеге тукталды. Шуннан соң "Пионерлар йорты"нда эшләп килгән техник иҗат түгәрәгенә йөри башладым. 8 класста мине команда капитаны итеп билгеләделәр, шул вакытта ук инде җитәкчебезгә эшне алып барырга булыштым. Авиация, флот-минем өчен бик мөһим нәрсәләр иде.
Мәктәптән соң КГУның механика һәм математика факультетына укырга кердем. Укыган вакытта КГУ каршында оештыралган Казан уку авиация үзәгенә йөрдем. Ә каникулларда Балык бистәсендә мәктәп укучылары белән шөгыльләнә, алар белән тренер буларак белән ярышларга бара идем.
-Уку йортын бетергәч үк Балык Бистәсенә кайтып эшли башладыгызмы?
-Юк, мине Яшел Үзәндәге "Горький" суднолар төзү заводына программист итеп җибәрделәр. Ә кичләрен балалар өчен түгәрәк алып бара идем. Һәм хезмәтем бушка китмәгән. Шул ук елны ике укучым ярышларда катнашып чемпион булдылар. Бер җитәкче: "Бездә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Бер елда ике чемпион! Һәм шундый җитди класста" - диде. (Авт. Таймер модельләре классында).
Ул вакытта минем кул астында чыныгу алган Олег Клементьев Франциядә уздырылган халыкара ярышларда 5 кубок отты. Александр Лукоянов дөнья беренчелеге призеры булды, Североморскта таймер классында беренче урынны яулады.
Үзем дә параллель рәвештә спорт белән шөгыльләнә идем. Яшел Үзәндә вакытта мин беренче тапкыр РСФСРның зона ярышында авиамодель спорт буенча 3 урынга лаек булдым.
(Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев