Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларыбыз–сәхнәдә

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның К.исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештыруны игълан итте. Әлеге конференция...

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның К.исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештыруны игълан итте.
Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара булып тора.
Шул максаттан узган атнада Казанның Фатиха Аитова исемендәге гимназиясендә Туфан Миңнуллин иҗат иткән драматургия жанрындагы әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү буенча бәйге булып узды. Конкурста 20 гә якын коллектив чыгыш ясады. Безнең Балык бистәсе икенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзек белән катнаштылар. Танылган сәнгать әһелләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри безнең мәктәп укытучыларының эшенә уңай бәя бирде. Укытучыларыбызга мәгариф һәм фән министрлыгы шаһәдәтнамәләре, Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан истәлекле бүләкләр, шулай ук спектакльгә билетлар тапшырылды.
Гөлүсә Хәлилова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев