Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучылар семинарда

Узган атнада Котлы Бөкәш урта гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды. Ул федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) таләпләренә туры килерлек заманча дәресләргә багышланган иде.

Әлеге семинарның Котлы Бөкәш мәктәбендә үткәрелүе очраклы түгел, әлбәттә. Белем бирүдә заманча технологияләрне кулланып эшләү ягыннан башкаларга өлге итеп алырлык, үрнәк булырлык өстенлекләре күп бөкәшлеләрнең. Башлангыч сыйныфларда узган ачык дәресләрдә дә бу ачык күренде. Район мәгълүмати-методик үзәгенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Фәрвәз Мөхәммәт кызы Зәйнуллина чыгышындагы: "Балага белем һәм әхлакый тәрбия нәкъ менә башлангычларда салына. Шуңа күрә укытучының белемле генә түгел, педагогик сәләте, таланты булу да кирәк. Чөнки баланың киләчәген төзүдә укытучының йогынтысы гаять зур",-дигән сүзләре белән килешми мөмкин дә түгел. Районыбыз мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучыларының әлеге семинарга чакырылуы да үзара педагогик эш тәҗрибәсен уртаклашу ниятеннән иде. Котлы Бөкәш мәктәбе укытучылары Гөлсинә Фәхриева-математикадан (1 Б), Ләйсән Закирова-технология (3 А), Ләйлә Мөхәрләмова-рус теленнән (4 Б), Миләүшә Әхмәтханова-татар теле (2 А), Гөлназ Гыймадиева-әдәби уку (4 А) буенча, ә Рәфидә Фәтхетдинова (2 Б), Гөлнара Шәмсевәлиева (1 А) уку программасыннан тыш дәресләр уздырдылар. Гадәттә ачык дәресләрдә укытучының презентация әзерләү фантазиясе киңлеге, мультимедиа, мәгълүмати технологияләр куллану осталыгы, укучылар белән эшләү сәләте тулысынча ачыла. Әлеге дәрес-занятиеләрдә дә бу үз чагылышын тапты.


Укучылар дәресләрдә активлар, теманы тиз үзләштерәләр. Укытучы белән ике арада дустанә җеп сузылган. Шуңа күрә укучыларның үзләрен иркен тотып мөгаллимәне күз карашыннан аңлаулары сизелеп тора. Дәресләр бәйләнешле. Төрле элементларның бер-берсенә үрелгәнен тоймый да каласың.


Соңыннан семинарда катнашучыларның дәрескә карата фикерләре тыңланылды. Анда әйтелгәннәр уңай бәяләнде. Укытучылар коллективының концерт программасы оештырулары әлеге семинарга үзгә матурлык, анда катнашучылар күңеленә исә рухи ял өстәде.


Рәсемдә: Гөлсинә Фәхриева «Ачык дәрес» үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев