Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"Укучылар татар теленнән тест бирде, йә шуннан нәрсә?"

Татарстан мәктәпләрендә тугызынчыны бетерүчеләр татар теле һәм әдәбиятыннан тест тапшырды. Аның нәтиҗәләре беркайда да чагылыш тапмый. Педагог фикеренчә, тормышта татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылмый торып, мәктәптә укытып, тестлар бирдертеп кенә уңышка ирешеп булмый. Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы апрель азагында тугызынчы сыйныфлар тапшырган тестка нәтиҗә ясамады әле....

Татарстан мәктәпләрендә тугызынчыны бетерүчеләр татар теле һәм әдәбиятыннан тест тапшырды. Аның нәтиҗәләре беркайда да чагылыш тапмый. Педагог фикеренчә, тормышта татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылмый торып, мәктәптә укытып, тестлар бирдертеп кенә уңышка ирешеп булмый.

Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы апрель азагында тугызынчы сыйныфлар тапшырган тестка нәтиҗә ясамады әле. Казан шәһәре мәгариф идарәсе нәтиҗәләрне мәктәпләрдән җыеп алган. Казанның 149нчы татар лицее директоры Фирдәвез Вафина сүзләренчә, алар тест нәтиҗәләре белән әти-әниләрне дә, укытучыларны да таныштырганнар, яхшы биргәннәр макталган.

Вафина үзләренең бу имтиханны начар бирмәүләрен әйтә. Быел 149-нчы лицейда 53 укучы тугызынчыны бетерә. Шуның 39-ы "4" һәм "5"кә тапшырган, ике укучы "2"ле алган.

Алдан ук министрлык бу тест нәтиҗәләре укучының еллык билгесенә йогынты ясамаячак дип белдергән иде. Вафина сүзләренчә, йогынты ясамаса да, укытучылар да, укучылар да аны борчылып көтеп алган.

"Тугызлар психологик яктан әле гомумән тест тапшыруга әзер түгел. Тест рәвешендәге имтиханнарны алар бик авыр, кыенсынып кабул итә. Борчылучылар да булды, чөнки бу хәл татар телен белү-белмәү белән бәйләнгән. Без үзебез дә (мәктәп җитәкчелеге, укытучылар) моңа бик борчылдык, куркып та калдык", ди Вафина.

Мәктәпләр бу тестны аяз көндә яшен сугу кебек кабул итте. Уку елы башланганда да, ел уртасында да тест турында аны-моны әйтүче булмады. Март ахырында тугызынчы сыйныфтагылар математика, рус теле һәм әдәбияты белән бергә татар теле һәм әдәбиятыннан да имтихан тапшырачак дигән боерык таралды. Аннан озак та үтми бу имтиханның тестка алыштырылганлыгы билгеле булды.

"Уку елы башында ук ел ахырында балаларны нәрсә көткәнен колектив та, әти-әниләр дә, балалар үзләре дә белергә тиеш", ди Вафина.

Тугызны бетерүчеләр кулларына аттестат һәм сертификат ала. Аттестатка ел буе укыган бөтен фәннәрнең дә йомгак билгеләре куела, ә сертификатка математика һәм рус теленнән имтихан нәтиҗәләре языла.

Татар теле һәм әдәбиятыннан бирелгән тест ни өчен кирәк дигән сорау да туа. Укучының белем дәрәҗәсен ачыклау өченме? Укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге аны болай да яхшы белә, чөнки еллык билге чыгарыла. Югарыда утыручылар мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын ачыклага телиме? Әллә укучы алдында, тест тапшырасы булгач, татар теле һәм әдәбияты дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен эшләнәме? Нәтиҗәсенең ни өчен кирәклеге бик үк аңлашылып бетми.

Тест билгесе аттестатта да чагылырга тиешме дигән сорауга педагог: "Бу сорауга бүген төгәл җавап бирә алмыйм, монда ашыгыч адымнар ясарга ярамый, балаларның психологик үзенчәлекләрен аңлап эш итәргә кирәк.

Бүген бу аттестат уку йортларына кергәндә документ буларак кына тапшырыла. Аның уртача баллының бернинди роле дә юк. Әгәр уку йортына кергәндә уртача балл әһәмияткә ия икән ул балада икенче төрле караш тудырачак. Татар теленә генә түгел, ә гомумән бөтен фәннәргә дә. Яхшы, татар теленнән тест билгесен аттестатка да куйдык ди. Ул алга таба нигә кирәк соң, дигән сорау да туа бит", ди Вафина.

Соңгы вакытта "татар теле гаиләдә бирелергә тиеш" дигән сүзләр еш яңгырый. Болай дип белдерүләр мәктәптә өйрәнүне дә, татар телен көндәлек тормышта куллануны да икенче планга этәрә. Педагог фикеренчә, гаиләдә татар теленә нигез салынырга, мәктәптә өйрәнелергә, ә тормышта ул бөтен өлкәләрдә дә кулланылырга тиеш.

"Сезнең шәһәрдә тукталышлардагы исемнәргә игътибар биргәнегез бармы? Шаккаткыч! Аларга беркем дә игътибар бирми бит. Элмә такталарны әйтеп тә тормыйм.

Без мәктәптә татар, татар теле мохите тудырырга тырышабыз. Бәйрәмнәрне татар телендә үткәрәбез, әти-әниләр белән татар телендә аралашабыз. Әмма мәктәптән чыгу белән татар теле кемгә кирәк хәзер?

Бала татар телен бетереп мәктәптән чыкты да шуның белән бетте. Алга таба аларны кайда татарча укыталар? Мин бөтен өлкәдә дә дип әйтмим, әгәр эшкә алганда татар телен дә белүне мәҗбүри итеп куймаган очракта безнең эшебез юкка чыга. Бүген татар теленә дәүләт масштабында карарга кирәк.

Бездә ике дәүләт теле икән, ни өчен мин теләсә кайсы урынга барып татарча чыгыш ясый алмыйм? Теләсә кая барып татарча сорау бирә алмыйм? Менә проблем нәрсәдә бит! Татар теле проблемын мәктәп җилкәсенә генә калдыру - ул дөрес түгел. Татар теле дәүләт буларак бөтен җирдә дә эшләргә тиеш", ди Вафина.

(Матубгат.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X