Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тормыш әнидән башлана [ФОТО]

Минем кече кызым беренче сыйныфта укый инде. Мәктәпне бик ярата ул. Әмма үзе йөргән балалар бакчасын да оныта алмый. Мөмкин булса икегә бүленеп мәктәпкә дә, балалар бакчасына да йөрер иде.

Мөмкинлек булган саен без аның белән балалар бакчасына ашыгабыз, дус кызлары, яраткан тәрбиячеләре белән күрешәбез. Ә кичә Әниләр көненә багышланган бәйрәмгә чакырдылар безне.
"Березка" балалар бакчасының әзерлек группасындагы бәйрәм бик күңелле узды. Тәрбиячеләр Александра Гаврилова, Светлана Баранова, музыка җитәкчесе Елена Маслова аны күңел җылысын да кушып оештырганнар. Балалар яраткан әниләренә багышлап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Милли киемнәр кигән кызларның татар биюен башкаруы гына да ни тора?! Карап туймаслык инде. Бәйрәмдә әниләр һәм балалар катнашында төрле уеннар да оештырылды. Әниләр күзләре бәйләүле килеш балаларының портретларын ясадылар, себерке белән шар кудылар, капчык киеп сикерделәр. Интеллектуаль марафон да булды. Бәйрәмнән һәркем күтәренке күңел белән таралды.
Гөлназ Нуриева.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев