Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үтелгән юлларында шатлык эзләре биниһая

Кырлардагы игеннәр шавын, тургайлар җырын тыңлап үсте ул. Яз-җәйләрдә авыл читендәге басуда баш калкыткан арыш, бодайларның көннән-көн кояшка үрелгәнен күрү җанына рухи ләззәт бирә иде.

Комбайннар гөрелтесе исә аның өчен бернигә алыштырмас аһәңгә тиң. Икмәк тәмен бик кечкенәдән тоярга өйрәнде шул Илшат. Комбайн штурвалын иярләгән әтисе янында ярдәмче булып эшләү дә башка малайлардан бер буйга өстен итә, йөзенә горурлык чаткыларын сибә. Тузан арасыннан күзләре генә елтыраган эш сөяр улына сөенеп, сокланып карый да, берүк сүзне кабатлый Рөстәм ага: "Укырга, югары белем алырга кирәк, улым". Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килдеме бу сүзләр, әллә инде хыялый күңелнең омтылышына бер сәбәпче булдымы-чыгарылыш кичәсеннән соң мәктәп директоры үз янына чакыра Илшат Мөгыйновны һәм мәктәптә укытучы булып эшләргә тәкъдим ясый. Киңәшләре белән ярдәм итүче укытучылары янәшәсендә үзенең тырышлыгы, кызыксынучанлыгы, белемгә омтылышы белән яңа характерда ачыла егет. Яшь булса да, төпле фикерле булуы белән ышаныч яулый ул.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев