Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Телебезне сакласак милләт яшәр [ФОТО]

Газиз ана телебезне яклый, саклый алмасак, татар милләте дә яшәүдән туктаячак. Кайбер маңкорт скептиклар фикеренчә, татар теле барыбер бетәчәк.

Бер ничә еллар эчендә генә дә дистәләрчә тел тарих чоңгылына кереп югала бит. Ул телләрдә сөйләшүчеләр я урыска, я америкалыга әверелә, көчлерәк милләт йота инде үзләрен. Әмма татар теле, милләтебез алай тиз генә бирешер дип уйламыйм. Чөнки татарт теле дөньяда иң күп кулланыла торган камил телләрнең берсе. Федераль үзәкнең "кысырыклавына" карамастан, Татарстанда татар телен, милли үзаңны саклауга зур игътибар бирелә. Тырмашып булса да татар гимназияләрен, балалар бакчаларын саклап калырга тырышабыз. Ул гына да түгел, Рәсәй буйлап сибелгән милләттәшләребез дә өмет тулы күзләрен татарның мәркәзе Казанга, Татарстанга төбәгәннәр бит. Читтәге татарлыарның телен, гореф-гадәтләрен саклап калуда булышуны Татарстанның бер изге, тарихи бурычы итеп карарга кирәк. Бу юнәлештә мәгълүм эшләр башкарыла да. Ерак барасы түгел Төмән өлкәсе белән Балык Бистәсе мәгариф бүлекләре, татар теле һәм әдәбияте укытучылары арасындагы хезмәттәшлек моның ачык мисалы. Әле узган ел гына безне укытучылар Себер якларында булып кайтканнар иде Район мәгариф бүлегенең милли мәгариф бүлеге методисты Илвира Касыймова Татар теле һәм әдәбияте факультатив рәвешендә атнага бер генә сәгать кертелүгә карамастан, балаларның татар телен яхшы белүләре, шартлатып татарча шигырьләр сөйләүләре турында сокланып сөйләгән иде.

Илгиз Җамалиев.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев