Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тел яшәсә милләт яшәр

Тел яшәсә милләт яшәр Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан - ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Бүген илебезнең күп халыклары алдына туган телне, шул исәптән татар телен дә, яклау, аны торгызу,...

Тел яшәсә милләт яшәр
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан - ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.
Бүген илебезнең күп халыклары алдына туган телне, шул исәптән татар телен дә, яклау, аны торгызу, саклау һәм үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Милләт телен югалта икән, ул милләт булудан туктый, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шуңа да бүген туган телгә мәхәббәтне укучыларга иңдерүче мөгаллимнәр эшчәнлеге аеруча мөһим.
Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә дә төрле чаралар уздырыла. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, очрашулар, семинарлар, әдәби-музыкаль кичәләр, интелектуаль уеннар, конференцияләрдә укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Мәктәбебездә берничә төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Җөмһүриятебездә, илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана, һәр кешенең туган телен яклап керткән өлеше билгеләнә.
Бу уку елында да Туган тел көне зур бәйрәм булып билгеләп үтелде. Мәктәптә бишенче, алтынчы сыйныфларда "Теле барның - иле бар!" дигән темага класс сәгатьләре , 3 нче сыйныф укучылары белән "Туган телем-иркә гөлем" темасына бәйге, 4нче сыйныфларның татар телен ничек белүләрен бәяләү һәм татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан "Минем телем- меңәрләгән ишләре күк,тыйнак тел ул "-,темасына интелектуаль уен уздырылды. Ярыш булгач,әлбәттә, җиңүчеләр дә билгеләнә, ә безнең уеныбызда дуслык җиңде. Халыкара туган тел көненнән югары сыйныф укучылары да читтә калмады. Алар белән берлектә "Туган телем, киңдер сиңа күңел түрем"..." - дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәнең төрле милләт балаларының туган телләрендә ясаган чыгышлары белән үрелеп баруы ямь өстенә ямь өстәде. 9нчы сыйныф укучысы Кәримов Марат башкаруында җырны укучылар алкышларга күмсә, таджик милләтеннән булган укучыбыз Хәмидәбануның туган телендә җырлавын тын да алмый тыңладылар. Бу кичә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә.
Гөлүсә Хәлилова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев