Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тарихы бар, алга таба язылачагына ышаныч зур

Югары Тегермәнлек мәктәбенең 140 еллык тарихы бар. 1879 ел картасында мәктәп аерым бина итеп күрсәтелгән. 1906 елда авылда өч мәктәп, 3 мәчет булган. 1933 елда җидееллык мәктәп төзелә. 1966 елда ул урта мәктәп статусын ала. Хәзер эшләп килгән мәктәп бинасы 2000 нче елда төзелә, бүгенге көндә мәктәптә 88 укучы белем...

Яңарышлар эзеннән

Соңгы ике елда мәктәптә ике республикакүләм проект нигезендә төзү-яңарту эшләре барды. Узган уку елында мәктәп эчендә җылы туалетлар эшли башлады. Быел җәй мәктәпкә керә торган һәм арадаш баскычны, ике җирдә пандуслар эшләп куйганнар. Керү ишекләрен алыштырганнар. Мәктәп эчендә инвалидлар өчен аерым санузел төзелгән, кайбер кабинет ишекләре алыштырылган, спортзалга да башканы куячаклар. Ашханәдә раковина, гардиробны ремонтлаганнар. Төзелеш фирмасы җитәкчесе, шушы мәктәп укучысы, Фәрхулла Заһидуллин җитәкчелегендәге эшчеләр программага кагылышы булмаган башка ремонт эшләре дә башкарган. "Аның булышлыгы белән спортзал тәрәзәләре алыштырдык. Актлар залы зурайтылды, идәненә ленолиум җәелде, стеналары буялды, химия бүлмәсендә ике лаборатория, башлангыч сыйныфлар өчен кабинет эшләнде",-ди мәктәп директоры Илфар Габдрахманов. Мәктәптә алты мультимедийный аппарат, интерактив такталар бар, вай-фай интернет эшли.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X