Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тагын бер чыгарылыш кичәсе

Мәктәпләрдә, бакчаларда чыгарылыш кичәләре үткән көннәрдә балалар иҗат үзәгендә дә бәйрәм булды. Анда ел дәвамында балалар өчен математика, рәсем, инглиз һәм сөйләм теле үстерү буенча дәресләр алып барылды. Инде бүген ул да кечкенәкәйләрен олы юлга озата. "Без монда нинди бәйрәмгә җыелдык соң?"-дип шаярта балалар иҗат үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминова." Чыгарылыш...

Мәктәпләрдә, бакчаларда чыгарылыш кичәләре үткән көннәрдә балалар иҗат үзәгендә дә бәйрәм булды. Анда ел дәвамында балалар өчен математика, рәсем, инглиз һәм сөйләм теле үстерү буенча дәресләр алып барылды. Инде бүген ул да кечкенәкәйләрен олы юлга озата. "Без монда нинди бәйрәмгә җыелдык соң?"-дип шаярта балалар иҗат үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминова." Чыгарылыш кичәсенә"-дип кычкыра бертавыштан алар.
Башкалардан аермалы буларак, бәйрәм кичәсе мультфильм персонажлары белән шатланып, көлешеп, ярышып узды. Әкияттәге Буратино, Базилио һәм төлке Алисә балаларны тапкырлыкта, җитезлектә, булганлыкта сынады. Нинди генә сорау булмасын, булачак укучылар югалып калмады. Ел буена туплаган белемнәре аларга бик ярдәм итте.
Белеменә карап бүләге дә, дигәндәй, соңыннан балаларга укыганлыкка таныклык, ә ата-аналарга мактау хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X