Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәриянең ак халаты керләнмәде, тапланмады

Кеше холык-фигыленә туры килердәй, яратып башкарырдай һөнәр сайлый алса гына бәхетле буладыр, мөгаен. Бу җәһәттән, Кече Әшнәк кызы Сәрия Ибраһимова Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан фармацевтика училищесына кереп һич ялгышмаган инде. Ак халаты, калфагы да килешеп тора үзенә. 1978 елда училищены уңышлы тәмамлап фармацевт белгечлеге алып чыга ул....

Кеше холык-фигыленә туры килердәй, яратып башкарырдай һөнәр сайлый алса гына бәхетле буладыр, мөгаен. Бу җәһәттән, Кече Әшнәк кызы Сәрия Ибраһимова Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан фармацевтика училищесына кереп һич ялгышмаган инде. Ак халаты, калфагы да килешеп тора үзенә.
1978 елда училищены уңышлы тәмамлап фармацевт белгечлеге алып чыга ул. Бер ел Казан аптекасында эшләгәннән соң авылдашы Халит Ибраһимовка кияүгә чыгып Балык бистәсенә кайта. Шуннан бирле район үзәк аптекасында эшли. Эктемпораль дару формалары әзерли. Гади тел белән әйтсәк, дарулар ясый инде. Төпле белем, тырышлык, сабырлык, төгәллек таләп итә торган хезмәт. Бер генә миллиграммга ялгышсаң да дару агуга әверелергә мөмкин бит. Ә Сәриянең 34 ел эшләү дәверендә бер генә мәртәбә дә ялгышканы юк икән. Ак халатына тап төшермәгән инде. Күз тидермик тагын.
36 нче номерлы аптека Балык бистәсе, Лаеш районнарының үзәк больницаларын дистәләрчә төрдә микстуралар, порошоклар, мазьлар белән тәэмин итеп тора. Соңгы елларда 32-62 мең берәмлек дару эшләнмәләре җитештерәләр икән. Ә бу, нигездә, Сәрия Ибраһимованың хезмәте. Кайбер көннәрдә 500 берәмлек дару ясарга туры килә.
-Сәрия апа коллективыбызда лаеклы абруй казанды. Бик тә ачык күңелле, якты кеше ул. Аның ялгыш кына да конфликтка кергәнен хәтерләмибез. Эшне дә синеке, минеке дип аерып тормый, кирәк икән дару да җибәрә, башка эшләрдән дә тартынмый,-ди аптека мөдире Гөлфия Мөксинова. Провизор-аналитик Гөлфинә Сәлахова да хезмәттәшен бары тик уңай яктан гына бәяләде. "Андый кешеләр сирәк туалар, эшенә җаваплы карый, төгәллек үрнәге. Беренче карашка йомшак булып күренсә дә бик максатчан кеше, хезмәтендә дә, шәхси тормышында да теләгәннәренә ирешеп яши".
Хезмәттәшләре киңәш-табыш сорап та еш мөрәҗәгать итәләр икән үзенә. Кеше хәленә керә, шатлыкны уртаклаша, кайгыларны оныттырырдай сүзләр таба белгәне өчен яраталар аны. Сәрия Ибраһимова гаилә учагын сүрелдерми дөрләтүче хатын да, балаларына яхшы тәрбия биргән ана да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X