Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сораулар җавапсыз калмады

Узган атна ахырында ТР Диния назәрәте баш мөфти вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин авыл имам-хатыйблары белән очрашты.

Очрашуга баш мөфти урынбасары Марсель Сабиров һәм ТР Президенты аппаратының дин эшләре бүлеге җитәкчесе Альберт Газизҗанов та килгән иде. Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин ачты һәм алып барды. Үз чыгышында ул районыбызда 42 мәчет эшләвен әйтте. Иң куандырганы, һәрбер авыл җирлегендәге мәчетләрдә үз вазыйфаларын күңел биреп башкаручы имам-хатыйблар эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Аларның барысы да халкыбызның изге гамәлләрен төгәл үтәп, дини тәрбия өчен тырышалар. Мисалга Тәб.Чаллы мәчетен алырга була. Биредә укучы балалар белән әхлак дәресләре үткәрүне җайга салганнар. Түгәрәккә 18 бала йөри. Авыл мәчетләрен җитәкләүче имам-хатыйблар үзләренең белем дәрәҗәләрен үстерү өстендә дә нәтиҗәле эш алып баралар. Күптән түгел генә 15 имам-хатыйб курсларда укып кайтканнар.


Болар хакында район үзәк мөхтәсибе рәисе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов та үз фикерләре белән уртаклашты. Чыгышында ул күпләрне борчыган проблемаларны да телгә алды. Бигрәк тә авыллардагы гыйбадәт йортларын җылыту өчен газ ягулыгы бәяләренең югары булуы күпләрне борчый. Район үзәк мәчете өчен генә дә һәр айда 17-18 әр мең сум акча түләнә. Бер сүз белән әйткәндә, борчылырлык мәсьәләләр шактый.


-Безгә боларның барысы да мәгълүм. Республикабыз җитәкчелеге белән аларны хәл итү юллары турында сөйләшенде. Моннан тыш әле авыл мәчетләрен яшь кадрлар белән тәэмин итү, аларга хезмәт хакы түләү һәм фатирлы итү хакында да фикерләштек. Иншалла, барысы да уңай чишелеш табар дип ышанабыз,-диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Очрашуда ул күп кенә сорауларга җаваплар бирде. Халкыбызның күркәм гадәтләрен дәвам иттерү, мәчетләргә халыкны күбрәк тарту һәм өметле, сәләтле балаларны чит илләргә укырга җибәрү турында да үз фикерләре белән уртаклашты.


Рәсемдә: очрашу мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев