Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сентябрь ае башында Казан шәһәренең “Пламя” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Татарстан иреклеләренең (добровольцы) форумы булып узды

Аның "Татарстан республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге" региональ яшьләр җәмәгать оешмасы, яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, җәмәгать палатасы ярдәмендә республика территориясендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү максатыннан оештырды.

Безнең районнан форумда без-Балык бистәсе гимназиясенең педогог оештыручылары Светлана Шлыкова һәм Гөлназ Вәлиева катнаштык.
Форум кысаларында Татарстанда иреклеләр хәрәкәтенең тарихына багышланган мәгълүмати сәгатьләр, иреклеләр оешмаларының массакүләм информация чаралары белән хезмәттәшлегенә багышланган дәресләр, социаль проектларын тормышка ашыру буенча мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук актерлык осталыгы, креатив фикерләү буенча да мастер-класслар оештырылды. Без дә бу чараларда актив катнаштык.
Форумда катнашучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар һәм үзләренең рәсми Татарстан иреклесе хэштегын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Нургалиевич аны яклау йөзеннән иреклеләр белән фотога да төште. Шулай ук "Татарстан республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге" региональ яшьләр җәмәгать оешмасының директоры Анна Синеглазова, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, яшьләр эше һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин белән дә очрашулар булды.
Без шулай ук тәҗрибәләребез белән уртаклаштык, проблемаларны тикшердек. Кыскасы, форум бик кызыклы узды, хәтердә күңелле истәлекләр калдырды.
Светлана Шлыкова, Гөлназ Вәлиева,
гимназиянең педагог-оештыручылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев