Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Саубул, хуш, кадерле мәктәбем, Сиңа миннән мең-мең рәхмәтем...

Ак алъяпкычлы, чәчләренә ак бантлар куйган унберенче сыйныф кызлары, ак күлмәкле егетләр башлангычларга охшап калганнар. Шул ук дулкынлану, чәчәк бәйләмнәре, мәктәп, мөгаллимнәр... Бары тик буй-сыннар, йөзләрдәге җитдилек, түгелергә торган мөлдерәмә күз карашлары гына бүген башкача.

Шау-гөр килеп торган мәктәп коридорлары, сыйныф бүлмәләре тынып калган. Тәнәфесләрдә йөгереп йөргән укучыларның көлгән авазлары да ишетелми. Һәммәсенең дә йөзләрендә хушлашу моңсулыгы. Мәктәп бүген янә үзендә канат ярган укучыларын очыра.
Үз эшчәнлеге тарихына дистәләрчә чыгарылыш елларын сыйдырган Балык бистәсе гимназиясен быел 30 егет-кыз тәмамлый. Тантанада сүз алган гимназия директоры Данис Сатдинов укучыларның уңышларын санап узды. Ә алар горурланырлык та, сокланырлык та. Республика, районкүләм фән олимпиадаларында, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаган укучылар белән ничек горурланмассың?! Тантанада гимназия директоры фән, сәнгать өлкәсендә йолдыз булып балкыган укучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Соңыннан барысының да бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүе турындагы приказны укыды.
Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котларга Балык бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов та килгән. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, хыялларының тормышка ашуын теләде һәм гимназиягә истәлек бүләген тапшырды.
Соңгы кыңгырау тантанасы һәркемнең күңелен нечкәрткән. Моннан 11 ел элек Балык бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфына килгән укучыларны каршы алган Анна Якимова, Айгөл Сәгыйрованың дулкынлануы йөзләренә чыккан. Чыгарылышларның тәүге мәртәбә мәктәпкә килгән көннәрен искә алды алар. 11 ел янәшәләрендә булып һәр уңышларына сөенгән, проблемаларына борчылган мөгаллимнәр, әйтерсең лә агымсудай узган елларның һәр мизгелен йөрәкләренә салып куйганнар. Укучыларны 5 сыйныфтан кабул итеп бүгенгечә чаклы алып килгән, аларны үз балаларыдай якын күргән сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Шәйхетдинова, Ирина Казарина да укучыларга алда торган дәүләт имтиханнарында уңышлар теләделәр. Әти-әниләрнең мәктәп коллективына, укытучыларга әйтелгән рәхмәт сүзләре дә йөрәктән-йөрәккә күчте. Ә чыгарылышлыларга сокланып караган беренче сыйныф укучылары исә күңелдәгеләрен шигъри юллар аша җиткерделәр.
...Күзләргә яшь тулып, әйтеләсе сүзләр хис дулкыны булып тамакка утырганда кыңгырау телгә килде. Күңелдәге уйлар җыр булып мәктәп диварларына сибелде:
"Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең.
Канат куеп безне үстердең.."
Имтиханнарда уңышлар, киләчәк тормышыгызда ак юллар телибез, егетләр һәм кызлар! Хыялларыгыз тормышка ашсын, өметләрегез аклансын иде!

Рәсемдә: соңгы кыңгырау чыңы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев