Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рәсәйдә танылалар

Күптән түгел "Яшел планета-2013" дип аталган XI нче Бөтенрәсәй балалар экологик конкурсында районыбыз мәктәпләре дә актив катнашты. Анда физик, механик һәм экологик экспериментлар үткәрү буенча Олы Елга мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илгиз Хөснетдинов танылу алды. Шушы ук мәктәпнең география һәм биология фәне укытучысы Лилия Хөснетдинова җитәкчелегендәге укучыларның "Бар тереклек яшәргә...

Күптән түгел "Яшел планета-2013" дип аталган XI нче Бөтенрәсәй балалар экологик конкурсында районыбыз мәктәпләре дә актив катнашты.
Анда физик, механик һәм экологик экспериментлар үткәрү буенча Олы Елга мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илгиз Хөснетдинов танылу алды. Шушы ук мәктәпнең география һәм биология фәне укытучысы Лилия Хөснетдинова җитәкчелегендәге укучыларның "Бар тереклек яшәргә тиеш" экологик театры лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балалар иҗат үзәге коллективы да конкурсның региональ этабын үткәрүдә, балалар арасында экологик культура формалаштыруда куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге чара кысаларында "Халыкара кошлар көне" акциясен оештыруда Масловка мәктәбе укучылары Рифат Гыймадиев, Дмитрий Михаилов, Эльвира Әскарова, Вадим Никитин, Розалия Минһаҗева Рәсәй кошларны саклау союзының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Елена Блинова,
балалар иҗат үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев