Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Россия студентлары Төркиядән кире кайтарыла

Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр катлаулана гына бара. Инде Төркиядә белем алучы Россия студентлары туган илгә кире кайтарылачагы мәгълүм булды.

Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр төрек гаскәриләре тарафыннан Россиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгәннән соң катлауланды. Шуннан соң Россия Президенты Төркия Республикасына карата махсус икътисади чаралар куллану турындагы указга кул куйды.

Шулай итеп, академик алмашулар программасы буенча Төркиягә укырга китүчеләр тиз арада Россиягә кайтырга тиеш була. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән "Русская служба новостей" хәбәр таратты. Россиянең иллеләп югары уку йорты Төркия югары уку йортлары белән белән килешүләрне өзгән.

Ә Төркиянең Россиядәге студентларына чикләүләр булмаячак, диелә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51579

Фото: http://dev.naked-science.ru/sites/default/files/article/University-students-take--014.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студент