Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үрнәк булыр җирлек бар урында

Районыбыз мәктәп директорлары һәм аларның укыту тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында зур киңәшмәнең Шомбыт мәктәбе базасында уздырылуы очраклы хәл түгел.

Быел җәй аенда республикада 150 дән артык мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелгән. Алар арасында шомбытлылар иң яхшы, сыйфатлы итеп ремонтланган уку йорты дип табылган. Капиталь ремонтны Фәрхулла Зәһидуллин җитәкчелегендәге "Строитель-5" оешмасы башкарган. Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Энгель Фәттахов төзүчеләргә рәхмәтен белдереп, район башлыгы Илхам Валеев исеменә хат та юллаган. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков киңәшмәне ачып, районыбызның башка мәктәпләренә дә капиталь ремонт барышында бердәм төстә катнашырга кирәклеген белдерде. Ә мәктәп чыннан да бик яхшы сыйфатлы итеп төзекләндерелгән. Көндәлек эшләре белән дә бу коллектив күпләргә үрнәк була ала. Инде бүген үк биредә өч укучы район күләмендә үткәрелгән фәнни олимпиада да җиңеп чыкканнар. Килгән кунаклар да әйләнә-тирә мөхит, математика, физика, география, инглиз теле, сәнгать, физик-культура фәннәреннән ачык дәресләрдә катнаштылар.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетадан укый аласыз.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев