Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Резидә Сәләхетдинова матур гомер юлы үткән укытучыларның берсе

Матур көз аенда тугангамы, аңа табигать барысын да - чибәрлекне, уңганлыкны, осталыкны, чаялыкны да мулдан биргән. Сүзем Олы Әшнәк мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, остазым Резидә Сәләхетдинова турында.

Кара күзле, чибәр йөзле укытучымның дәресендә катнашып, йотылып, диккать белән аны тыңлап утыруы үзе зур бәхет. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ул мавыктыргыч, җанлы итеп үткәрә белә, кырык биш минут вакыт сизелми дә үтеп китә. Фән атналыкларында язучылар иҗаты, яңа гына басылган әсәрләре белән таныштыра укытучым. Юбилярлар хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичәләр оештыра һәм бу без-укучылар өчен чын иҗат бәйрәмена тиң. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткермичә туктамас, әйткән сүзендә торыр һәм бездән дә шуны тәлап итә белә торган гади, таләпчән ул Резида апа. Укучыларын олы тормыш юлына әзерләүдә үзеннән зур өлеш кертә, тормышта югалып калмаска, чын кеше булырга өнди. Гүзәл табигатьле Олы Әшнәк авылында туып үскәнгәмедер, әллә инде табигатьне, тормышны, матурлыкны яраткангамы, ничә еллар буе укучыларында да шундый күркәм хисләр тәрбияли ул.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев