Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рафига Ихсанова: бүләк өләшү белән генә чикләнмибез

Газетабызның алдагы саннарының берсендә мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының эшчәнлеге хакында материал дөнья күргән иде. Бу уңайдан почтабызга тагын бер кайтаваз материал керде. Хәзер сезгә дә тәкъдим итәбез.

Профсоюз оешмасы эшчәнлеге хакында белмәүчеләр, бүген аны яңа ел бәйрәмендә балаларга бүләк әзерләүче, хастәханәдә дәваланган хезмәткәргә ярдәм күрсәтүче һәм саноториягә ташламалы юллама бирүче оешма итеп кенә күз алдына китерәләр. Аңлаган кешегә бу җәмагәть оешмасы хезмәт кешесе өчен бик күп эшләр башкара. Ул коллектив эшчәннәренең социаль тормыш хәлләре хакында кайгырта, хокукый ярдәм күрсәтү әмәлен таба. Бу эштә бездә коллектив килешүе ярдәмгә килә. Ул документ хезмәт кешесенең эш һәм тормыш хәлләрен яхшырту, эш хакын күтәрү, һөнәри осталыгыын үстерү кебек социаль яклаучы вазыйфасын да уңышлы үти. Бер -беребез белән аңлашып, киңәшләшеп эшләгәнгә генә коллектив алдында торган катлаулы мәсәләләрне без һәрвакыт уңай хәл итәбез. Шуңа күрә һәрвакыт ел тәмамланганда коллектив килешүенә кертелгән пунктларны кат-кат карап чыгып, хезмәткәрләребез тәкъдимнәренә колак салабыз. Елның-елында яңа үзгәрешләр кертәбез.
Рафига Ихсанова, мәктәп профсоюз оешмасы рәисе.
Фото http://sch1014.mskzapad.ru/collective/trade_union_organization/article…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев