Анда катнашучы командалар мәктәп, шәһәр, район һәм төбәк этапларын узган. Уенда Татарстан данын Бөгелмә кадетлар интернат-мәктәбенең 8-10 нчы сыйныфында белем алучы 14 кадет яклый. Бөгелмә командасы "Аҗаган"ның республика этабында иң яхшысы дип табылган: ул агымдагы елның 5-7 май көннәрендә узган иде.
Әйтергә кирәк, "Аҗаган" икенче ел рәттән округ территориясендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич башлангычы белән үткәрелә. Ул спортның хәрби-гамәли төрләре белән шәгыльләнүче, ил тарихы белән кызыксынучы укучыларны, Ватанның булачак сакчыларын берләштерә.
Быел хәрби-спорт уены 14-17 сентябрьдә Оренбург өлкәсендә "Самородово" сәламәтләндерү лагере базасында уза.
intertat.ru
Фото yandex.ru
Нет комментариев