Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә илтә юллар

"Мишутка" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булды. Быел аннан 30 бала белем алырга мәктәпкә китәчәк. Тәрбиячеләр балалар катнашында концерт әзерләгән. Сәхнәләштерелгән көймәдә "йөзеп" алар бер утраудан икенчесенә тукталып белем патшабикәсен эзли. Һәр утрауның үз кыенлыгы, табышмагы, чишеләсе мәсьәләсе бар. Күпме еллар нәниләр белән эшләгән, тәрбия-белем биргән тәрбияче-педагогларның тырышлыгы юкка булмаган. Математика,...

"Мишутка" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булды. Быел аннан 30 бала белем алырга мәктәпкә китәчәк.
Тәрбиячеләр балалар катнашында концерт әзерләгән. Сәхнәләштерелгән көймәдә "йөзеп" алар бер утраудан икенчесенә тукталып белем патшабикәсен эзли. Һәр утрауның үз кыенлыгы, табышмагы, чишеләсе мәсьәләсе бар. Күпме еллар нәниләр белән эшләгән, тәрбия-белем биргән тәрбияче-педагогларның тырышлыгы юкка булмаган. Математика, татар теле, табигать белеме утраучыклары әзерләгән сорауларга балалар бик тиз генә җавап таптылар. Алай гына да түгел, җыр-биюгә дә оста булып чыктылар.
-Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек, тәрбия-өстәмә белем бирдек. Әлбәттә, уңышлар ата-аналар белән бергәлектәге уртак хезмәт,-диде "Мишутка" балалар бакчасы мөдире Нина Курильченко.
Ул чыгарылыш балаларына истәлек альбомы белән медальләр тапшырды. Әлеге бүләкләрнең Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкинның матди ярдәмендә алынуын да әйтеп узды.
...Балачак дөньясыннан нәни кошчыклар китә. Алар тәрбиячеләре, бакча белән хушлаша. Мәктәптә тырышып укырбыз, дигән максат белән олы юлга чыга алар. Саф хыяллар, ак юллар сезгә, балалар.
Гөлназ Зарипова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев