Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп җыелышы

Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Актлар залы янында ата-аналарны мәктәп пешекчеләре һәм 9 А сыйныф укучылары каршыладылар. Алар чәй һәм пирожкилар белән сыйладылар. Мондый кунакчыллык һәркемгә ошады, әлбәттә. Яңа уку елындагы беренче ата-аналар җыелышы үзенчәлекле башланып китте. Укытучылар педагогика проблемаларына кагылышлы спектакль әзерләгәннәр иде. Алар...

Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Актлар залы янында ата-аналарны мәктәп пешекчеләре һәм 9 А сыйныф укучылары каршыладылар. Алар чәй һәм пирожкилар белән сыйладылар. Мондый кунакчыллык һәркемгә ошады, әлбәттә.
Яңа уку елындагы беренче ата-аналар җыелышы үзенчәлекле башланып китте. Укытучылар педагогика проблемаларына кагылышлы спектакль әзерләгәннәр иде. Алар ата-аналарга балаларны сәламәт, игелекле итеп тәрбияләү буенча киңәшләрен бирделәр. Ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга кирәклеген ассызыкладылар.
Мәктәп директоры Галия Зәйнетдинованың чыгышы да тирән эчтәлекле булды. Ул узган уку елында укучылар ирешкән уңышлар һәм яңа уку елына бурычлар турында сөйләде. Мәктәптә кертелгән яңалыклар, укытучыларның һөнәри әзерлеге, балаларны тукландыру, хезмәт тәрбиясе һәм башка җитди мәсьәләләргә тукталды.
Укытучылар коллективы белем бирүнең сыйфаты белән беррәттән укучыларның сәламәтлеге турында да кайгырталар. Ата-аналар белән очрашуга ДЮСШ директоры урынбасары Г.Вәлиәхмәтова, тренер-укытучы Е.Долгих килгәннәр иде. Алар "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар һәм өлкәннәр өчен эшләп килгән түгәрәкләр турында мәгълүмат бирделәр.
Җыелышта мәктәпнең 20 еллыгын бәйрәм итү мәсьәләсе дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев