Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп безне үз итте

Мин Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә узган ел Шумководан бишенче сыйныфка укырга килдем. Беренче сентябрь көнне безне зур, матур мәктәп һәм көләч йөзле укытучылар каршы алды. Сыйныф җитәкчебез Раушания Якупова беренче дәрескә сыйныф бүлмәсенә алып керде. Менә шушы мәктәптә инде икенче елыбызны әйбәт кенә укыйбыз. Бездә...

Мин Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә узган ел Шумководан бишенче сыйныфка укырга килдем.
Беренче сентябрь көнне безне зур, матур мәктәп һәм көләч йөзле укытучылар каршы алды. Сыйныф җитәкчебез Раушания Якупова беренче дәрескә сыйныф бүлмәсенә алып керде. Менә шушы мәктәптә инде икенче елыбызны әйбәт кенә укыйбыз. Бездә төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр, спорт ярышлары үткәрелә һәм без сыйныфыбыз белән мәктәп тормышында актив катнашабыз. Быелгы уку елында "Көзге бал" бәйрәме бик үзенчәлекле булды. Һәр сыйныф көзге сыйлар белән ризык әзерләргә, көз темасына мода күрсәтергә һәм һәр сыйныфтан бер пар вальс биергә тиеш иде. Безнең сыйныф "Иң яхшы вальс" номинациясендә җиңеп чыкты.
Яңа ел бәйрәмнәре дә бик күңелле үтә безнең мәктәптә. Күптән түгел булган Яңа ел бәйрәме дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Анда укучылар төрле артистларны, җыр,бию төркемнәрен кабатлап күрсәтергә тиеш булдылар. Без, Шумководан килгән өч укучы, Юра Шатуновны һәм аның биючеләрен тасвирладык. Һәр сыйныф тырышып, күңел биреп әзерләнгән.
Без күңел ачып кына йөрмибез, изге эшләр дә катнашабыз. Мәктәбебезнең һәр сыйныфына ветераннарга ярдәм итү йөкләтелгән. Өйләренә барып, өлкәннәргә булышабыз: җыештырабыз, кар көрибез, алар белән аралашабыз.
Менә шулай күңелле һәм файдалы итеп яшибез, тырышып укыйбыз.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев